Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Хезмәт" газетасының тарих төпкеленнән – 1959 ел.

Мондый башбаштаклыкка бригадирның бер дә исе китми. Ә төнге каравылчы белсә дә дәшми.

Калинин исемендәге колхозның 3 бригадасында соңгы вакытта хуҗасызлык сизелә башлады. Бигрәк тә атлы эштә йөрүче яшьләрнең үзләре җигә торган атлардан теләсә ничек файдаланулары ешайды. Ныклы дисциплина булмау нәтиҗәсендә, көндез эшләгән атларны төнлә җигү фактлары да бар.

Ат сбруйларын хуҗалыкларда калдыру гадәт булып китте. Берничә егетнең төнлә агач урлап кайтканда урман каравылчысына тотылуы, моның ачык мисалы.

Мондый башбаштаклыкка бригадирның бер дә исе китми. Ә төнге каравылчы белсә дә дәшми. Кеше белән ачуланырга теләми торгандыр инде, күрәсең. Килешүчәнлек белән тәртип урнаштырып булырмы икән?

Р.ШӘРӘФИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев