Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт кешесенә хөрмәт зурдан

Районыбызның төрле тармагында эшләп, тырыш хезмәте белән макталган райондашларыбыз белән танышып узыгыз

Авыл хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Кызыл юл» хуҗалыгының сөт-товар фермасы мөдире Вәсилә Мансур кызы Мөхәммәтҗанова Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Якты юл» җәмгыятенең склад мөдире Ринат Фәйзелхак улы Гамбәров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Районның сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район үзәк хастаханәсенең сәркатип-стенографисты Гөлнур Альнур кызы Игнатьева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Кариле авылындагы спорт комплексының капиталь ремонтына зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Хәлим Халиулла улы Хәйретдинов – «Строймастер» оешмасы бетончысы;
Рафаэль Рашит улы Таҗиев – «Мегаом» оешмасы элетромонтажчысы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, Тукай исемендәге җәмгыять эшчеләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Радик Ильяс улы Алексеев — сөт-товар фермасы кочегары;
Гөлирә Нурхада кызы Шакирова – терлекче;
Рәмзия Мәгъсүмҗан кызы Вәлиева – терлекче.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм “Безнең ишегалды” программасы буенча эшләнгән объектлар төзелешенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Рамил Равил улы Гыйльметдинов - «ХЭС» учреждениесе мастеры;
Радик Шәрипҗан улы Мифтахов - «МДСУ-1» оешмасы мастеры.
***
Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Тукай исемендәге җәмгыять фермасы терлекчесе Рамил Сөнгатулла улы Нәбиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Иске Салавыч авылыннан хезмәт ветераны Равил Әшрәп улы Әшрәпов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Спорт үсешенә зур өлеш керткәне һәм милли көрәш буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Илназ Илфак улы Минмуллин – район җыелма командасы әгъзасы, спорт мастеры;
Рәдис Раузит улы Сәмигуллин – район җыелма командасы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев