Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт” сайтының чираттагы бүләкләнүчеләре

Сез дә сайтыбыз үткәргән  бәйгеләрдә катнашыгыз, хөрмәтле укучылар, сез дә газетабызның истәлекле  бүләкләрен алуга омтылыгыз...

Кичә редакциябездә сайттагы  берничә бәйге җиңүчеләрен бүләкләү булды.  “Кыш бабайны көткәндә”  дигән фотосурәтләр бәйгесендә Кунырдан  информатика укытучысы  Рамил Нәҗипов иң күп тавыш җыеп, җиңеп чыкты. 31нче елын икән инде ул әлеге рольдә. Кар кызы  – 11 сыйныф укучысы Зөлфия Закирова, уку алдынгысы, җырчы кызыбыз,  ди. Рамил әфәндегә  “Альпари” кибетенең сертификаты тапшырылды.  “Арып бетмәдегезме бабай булып йөрүдән”,  дип сорыйм, “Юк, – дип елмая Рамил әфәнде. – Биергә яратам бит мин.  Биеп-җырлап тик йөрим”.  Җитәкчебез “ Альпари”ның  сертификатын  “Эт елында... эт белән” дигән бәйгедә шулай ук иң күп тавыш җыйган Александра Раимовага да тапшырды.  Александра Тагашур авылы кызы,  Чепья мәктәбендә 11 сыйныфта  укый. Удмуртча-русча бик әйбәт сөйләшә, тик менә татарча белми, шуңа күрә күршесе тылмач буларак килгән (андый күршеләрең булса да әйбәт!).

Аннан сайтта иң актив укучы, комментарийлар язучы кем икәнлеген ачыклау ниятеннән бәйге игълан иткән идек, укучыларыбыз Ильмира Кузьминаны сайлады. Икенче урында  –Вагыйз Гыйльмуллин, өченчедә Василий Никитин!  Аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сез дә сайтыбыз үткәргән  бәйгеләрдә катнашыгыз, хөрмәтле укучылар, сез дә газетабызның истәлекле  бүләкләрен алуга омтылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге