Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте-2

нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Авыл хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Арбор” җәмгыяте директоры Хәмит Сәет улы Баязитов Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Район оешуга зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Куныр урта мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Габделбәр кызы Закирова Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Куныр авыл җирлеге башкарма комитетының хәрби исәп белгече Зөлфирә Нәкыйп кызы Хәкимова Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Район үсешенә керткән зур өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, хезмәт ветераны Нурулла Мөбарәк улы Галиев Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Район үсешенә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Чапшар авылыннан хезмәт ветераны Вафия Салих кызы Гыймадиева Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Торак-коммуналь хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач торак-коммуналь хуҗалыгында насос җайланмалары машинисты Рафис Гафур улы Дәминов Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Авыл хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Игенче” хуҗалыгының сөт-товар фермасы мөдире Мөбарәкҗан Әгъләмҗан улы Рамазанов Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә нәтиҗәле хезмәте өчен, Ислам динен кабул ителүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсенең җитәкчесе Ильяс Исхак улы Җиһаншин Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмэт