Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте-5

Районның юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “МДСУ-1” оешмасының юл мастеры Газинур Зөфәр улы Ибраһимов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Районның юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “МДСУ-1” оешмасының юл мастеры Газинур Зөфәр улы Ибраһимов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә озак еллар нәтиҗәле өлеш кертүе өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы” операторы Ренат Рашит улы Җамалиев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә озак еллар нәтиҗәле өлеш кертүе өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы” шоферы Фәргать Гыйләҗ улы Садыйков Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Татарстан Республикасы көне һәм социаль-мәдәни объектларны төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

“Водстрой” ширкәте;

“СтройГрад” ширкәте;

“Строймастер” ширкәте.

*     *     *

Районда социаль-мәдәни объектларны төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

“Смәел” җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакиров;

“Маяк” җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хаҗиев.

*     *     *

Район үсешендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм җирле үзидарә эшен камилләштерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Альфред Заһир улы Әхмәтханов – Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты;

Нурзалия Фаик кызы Гарифҗанова – район Советы депутаты, Шеңшеңәр авыл җирлеге вәкиле;

Наил Рәүф улы Гыйләҗев – район Советы депутаты, Яңгул авыл җирлеге вәкиле;

Сәйдәш Мәгъсүм улы Исрафилов – район Советы депутаты, Норма авыл җирлеге вәкиле;

Люция Харис кызы Закирова – район Советы депутаты, Салавыч авыл җирлеге вәкиле;

Рафил Хәбибулла улы Сибәгатуллин – Салавыч авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты;

Лариса Валентиновна Степанова – район Советы депутаты, Шубан авыл җирлеге вәкиле;

Раиф Габдулла улы Хәкимов – район Советы депутаты, Куныр авыл җирлеге вәкиле.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач бистәсенең хезмәт ветераны Фәрит Госман улы Закиров Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы зур өлеш керткәннәре өчен Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Ленара Миңнехай кызы Фазлыева – район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы;

Фәйрүзә Фәрит кызы Латыйпова – район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы.

*     *     *

Торак-коммуналь хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы” хезмәткәре Резеда Нәфыйк кызы Рәхматуллина Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә озак еллар нәтиҗәле хезмәт кертүе өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Якты юл” җәмгыятенең машина-трактор паркы каравылчысы Рамил Шаһидулла улы Гайнуллин Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә озак еллар нәтиҗәле хезмәт кертүе өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Тукай исемендәге хуҗалык бухгалтеры Гөлнара Шамил кызы Гыйльмуллина Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, социаль-мәдәни объектлар төзелешенә зур өлеш керткәне өчен “Водстрой” ширкәте ташчысы Фәнис Салих улы Гыйззәтуллин Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешендәге казанышлары һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Бөрбаш” җәмгыяте операторы Зиатдин Низаметдин улы Шәйхетдинов Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Район үсешенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре уңаеннан һәм һөнәри бәйрәмнәре – газ сәнәгате көне уңаеннан, Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Рөстәм Габделбәр улы Бәйрәмов – авария-диспетчер хезмәте җитәкчесе;

Илгиз Рим улы Шәфигуллин – 1 класслы шофер.

*     *     *

Һөнәри бәйрәмнәре – газ сәнәгате көне уңаеннан, Ринат Ибраһим улы Зарипов Россиянең энергетика министрлыгының Мактау хаты, Рәис Васил улы Фәизов “Газпром Трансгаз Казан” ачык акционерлык җәмгыятенең Мактау хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмэт