Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте яки алдынгылар бүләкләнә

Алдынгыларны район башлыгы котлый

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сорнай” җәмгыяте тракторчысы Юрий Геннадиевич Бегеев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “Яңа тормыш” җәмгыяте сыер савучысы Рәмзия Камил кызы Әхмәдуллина Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары, талантлы балаларның сәләтен үстерү һәм мәктәпнең 110 еллык юбилее уңаеннан, Нөнәгәр урта мәктәбе коллективы (директоры Айрат Габделмарат улы Сөләйманов) Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Кызыл юл” җәмгыяте шоферы Раил Габделбәр улы Ибраһимов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Район мәгарифе үсешенә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Субаш мәктәбенең физик культура укытучысы  Камил Габделәхәт улы Заһидуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм халыкара фәнни-интеллектуаль конкурсларга укучыларны актив әзерләгәннәре өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыклары белән бүләкләнделәр:

– Расил Габдулла улы Гарифуллин – Түнтәр урта мәктәбе директоры;

– Диләрә Зиннәтулла кызы Рәхимова – Түнтәр урта мәктәбенең  директор урынбасары.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, ”Арча” җәмгыяте баш икътисадчысы Гадения Гарәфи кызы Гыйрфанова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен Кариле мәчете имам-хатыйбы Айдар Фаил улы Фатыйхов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев