Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте яки ихластан котлыйбыз!

Алга таба да зурдан-зур уңышлар насыйп булсын!

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Игенче» хуҗалыгы тракторчысы Газинур Камил улы Абдуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Эрик Геннадьевич Васинкин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Харис улы Салихҗанов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач урта мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Әдһәм кызы Закирова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

* * *

Районның электр челтәре үсешенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре уңаеннан, «Сетевая компания» оешмасы хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  1. Илшат Илгиз улы Әхәтов – техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләре буенча инженер;
  2. Раиф Фаварис улы Галиев – электромонтер;
  3. Шамил Мәлик улы Исмәгыйлев – электромонтер;
  4. Азат Фәиз улы Фәйзрахманов – участок мастеры.

* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм «Шушма буе» паркын төзүдә зур өлеш керткәннәре өчен «Мелиоратор» оешмасы хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  1. Хәниф Нәкыйп улы Бариев – оешма директоры;
  2. Рәмис Раушан улы Галимов – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы;
  3. Рашит Габдулла улы Шәйхетдинов – экскаваторчы;
  4. Андрей Александрович Шишкин – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы.

* * *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Смәел» җәмгыятенең баш зоотехнигы Азат Таһир улы Нәбиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

* * *

Агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «Алга» җәмгыяте җитәкчесе Раиф Әнәс улы Гыйльмуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

* * *

Районда терлекчелек комплекслары төзүдә зур өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  1. Ольга Геннадьевна Фролова – «Сельстрой» оешмасы генераль директоры;
  2. Сергей Николаевич Кравченко – «Сельстрой» оешмасының капиталь ремонт буенча директоры;
  3. Руслан Рашит улы Бәширов – «Сельстрой» оешмасы менеджеры;
  4. Сергей Геннадиевич Плотников – «Элви-плюс» оешмасы генераль директоры;
  5. Рушан Рафис улы Насыйбуллин – шәхси эшмәкәр;
  6. Гагика Андраникович Ознецян – шәхси эшмәкәр.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгылар хезмәтенә күрә хөрмәте бүләкләнүчеләр