Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтеңне күрсәләр, тиешле бәя бирсәләр...

Рәсүл абый Мөхәммәдиевның   гел дә җитәкчеләреннән уңуына сокланам...

Хезмәтеңне  күрсәләр, тиешле бәя бирсәләр адәм баласына шуннан да зур куаныч бар микән?! Ни дисәң дә тормышыбыз көндәлек кайда да, кемгә дә булса хезмәт күрсәтүгә бәйле бит. Инде эшләп-эшләп тә эшләмисең дигәнне ишетү, кемнеңдер артыгын эшләмичә дә макталып йөрүе, монысы башка да сыеп бетми, һәм гомер-гомергә шулай булачак та инде ул. Гомер буе эшләп тә, “эше дә юк,  ашы да” дигәнне ишетүчеләр азмыни арабызда. Макталып торыр өчен баш өстеңдә түбәң булу кирәк, диләр,  тик менә анысы бөтен кешегә дә тәтеми һәм кирәкми дә, түбәләр дә бит кайчан да булса тишелә, кайчак та яңа килеш тә алыштырып куялар әле аны. Кызыга торган әйбер түгел, хезмәтең, абруең белән үз-үзеңә түбә корырга язсын. Ә андыйлар, шөкер, безнең районыбызда күп, әле күптән түгел районда  үткән алдынгылар слетында гына да күпме гади хезмәткәр бүләкләнде. Ичмасам, игенчеләр, терлекчеләр җитәкчелектән уңды, авыл хуҗалыгын аңлаган башлык хезмәтләрен күреп,  бәяләп-бүләкләп кенә тора үзләрен.

Аннан Түнтәр авылында гомер кичерүче  урманчы Рәсүл абый Мөхәммәдиевның да  гел дә җитәкчеләреннән уңуына сокланам мин. Аның республика урман хуҗалыгына керткән күпьеллык һәм дә намуслы хезмәтен гел бәяләп торалар. Бу өлкәдә эшләүче бер аныкын гына түгел, әлбәттә.  Әле менә бу араларда Татарстан Республикасының Атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре дигән исем дә бирделәр үзенә.

Рәсүл абый озак еллар Арча урман хуҗалыгында мастер булып хезмәт куйды. Урманнарның сакланышында, үсүендә аның өлеше искиткеч зур. Хөрмәтләргә гел дә күмелеп яшәргә язсын Сезгә, Рәсүл абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт