Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәтеңне яратып башкару кирәк», ди кызлар

Вакытлы матбугатка язылу чорында безнең иң якын дусларыбыз, олы таянычларыбыз булган хат ташучыларның хезмәтләрен яктырту максатыннан авылларга чыгабыз.

Яңгул почта бүлекчәсе инде ничә еллар халыкны газета-журналларга яздыруда алдынгы урыннарны били. Заманалар үзгәрсә дә, халык вакытлы матбугатка язылуны киметми. Энҗе Мотыйгуллина, Гөлнур Вәлиева, Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, Газинур Закиров, Альберт Хәйруллин, Габделфәрт Абделхаков, Камил Шакиров, Фәрит Заһретдинов, Рәхыйп Гыйльманов гаиләләре иң күп газета-журнал алдыручылар булып исәпләнә.

Безнең иҗат төркеме Яңгул почта бүлекчәсенә килгән вакытта хат ташучылар халыкка таратыласы газета-журналларны барлый иде, бүлекчәгә йомышы төшеп килүчеләр дә шактый иде.

Күп җирлектә вакытлы матбугатка язылу буенча хәл киеренке торганлыктан, хат ташучылар белән очрашкач, беренче соравым да шул хакта булды.

– Без турыдан-туры халык белән эшлибез. Безнең тарафтан кызыксындыру була икән, халык, әлбәттә, язылачак. Дорфалык белән бернигә дә ирешеп булмый. Шушы авылда яшәгәч, аның халкын, холкын да биш бармагыңдай беләсең инде. Һәр эшне яратсаң гына башкарып була бит аны. Шуңа да хезмәтеңне яратып башкару кирәк, – ди Яңгул почта бүлекчәсе мөдире Римма Хәбриева.

Вакытлы матбугатка язылу чорында «Яңа тормыш» җәмгыяте дә зур булышлык күрсәтә икән. Заманында фидакарь хезмәт куйган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәргә ел саен җәмгыять үз исәбеннән «Хезмәт» газетасына яздыра. Шулай ук «Казан утлары» журналы, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарына да яздыру бүләк итә.

– Бәяләр артуга карамастан, авылдашлар газета-журналларга теләп языла. Бездә ике йортның берсенә «Хезмәт» килә. Мәгълүмат чараларын вакытында таратырга тырышабыз. Хезмәттәшем Алсу белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез, – ди 22 ел хат ташучы булып эшләгән Рәфия Насруллина.

Рәфия ханым бүлекчәдәге булган, тырыш хат ташучыларның берсе, үзенә йөкләтелгән планнарны һәрвакыт арттырып үти, абунәчеләр дә бик канәгать үзеннән.

Быелның апрель аеннан эшли башлаган Алсу Нәбиева почта бүлекчәсендә яңа кеше булса да, газета-журналлар аның өчен чит өлкә түгел. Алсу ханым 33 ел китапханәче булып эшләгән.

– Килешеп, бер-беребезне аңлап эш итәбез. Шуңа күрә нәтиҗәләребез дә югары. Хат ташучыларым бик әйбәт, – дип хезмәттәшләренә югары бәя бирә почта бүлекчәсе мөдире.

Римма Хәбриеваның инде үзенең дә әлеге системада эшли башлаганына 28 ел булган. Кешегә хөрмәт, итагать белән карасаң, үзеңә дә шундый ук мөнәсәбәт тоясың, ди мөдир. Хак сүзләр. Почта бүлекчәсенә килеп керү белән яктылык сирпеп тора. Иркен бина булганлыктан гына түгел, нәкъ менә биредә Римма, Рәфия, Алсу кебек итагатьле, ачык йөзле ханымнар эшләгәннән ул.

Без почта бүлегендә булган чакта гына да бирегә ничә кеше керде. Һәрберсенең хәлен сорап, кирәк урында киңәшен биреп, матур итеп хезмәт күрсәтә кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев