Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт”нең һәр санын укып барам”, ди Чулпан

“Татмедиа” үткәргән лотерея уенында юрган откан Чулпан Кәримова бүген редакциябездә булып китте. Чулпанга юрган белән беррәттән, матбугатка иң күп язылучы буларак, “Татмедиа” янәдән кызыксындыру бүләге әзерләгән иде.

Баш мөхәрриребез Чулпанга бүләкләр тапшырып, эшендә һәм гаиләсендә уңышлар теләде, алга таба да “Идел-Пресс”та басылучы газета-журналлардан аерылмаска өндәде.

Чулпан Түнтәр урта мәктәбендә инглиз теле укыта. Тормыш иптәше Рамил белән ике кыз, бер малай үстерәләр. Олы кызлары Лалә 10 нчы сыйныфта, Ландыш бишенче сыйныфта укый. Уллары Нариман әле кечкенә, 6 яшь кенә. ”Иптәшем Рамил дә газета-журналларны бик күп укый, – ди Чулпан. – Мин үзем “Гаилә белән мәктәп”не яраттым, “Мәгариф”не эшемдә кулланам. “Хезмәт”нең һәр санын укып барам. Балалар исә үз матбугатын ярата. Әнием Әлфинур оныкларына гел “Салават күпере” яздырта да, миннән бүләк, ди. Шулай итеп, әнинең барлык оныклары да “Салават күпере” журналын укый, һәр сан саен журнал белән бергә бүләге дә килә бит әле!”

Хөрмәтле райондашлар! Матбугатка язылу чоры бара! Һәр гаиләне дә “Хезмәт”кә язылырга чакырабыз, “Хезмәт”не укып, менә шушындый җылы юрганнар да оту мөмкинлеге бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка