Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт”не укый-укый татарчаны өйрәнеп беттек”

– Егетләр китми, авылда кала бит бездә, – ди авыл старостасы  Валентин Максютов.

Улисьял – районыбыздагы иң үзенчәлекле авылларның берсе диюгә, күпләрегез: “Беләбез, беләбез, бердәнбер мари авылы ул”, – дияр. Анысы да дөрес, әмма моннан тыш та әле биредә сокландыра торган үзгәлекләр байтак булып чыкты.

Үзәктән иң ерак авылларның берсе ул, табигатьнең бик матур почмагына урнашкан, авылга кадәр асфальт юл килгән, газы-суы кергән, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, клубы, ике кибете бар. Хуҗалыкның иң көчле, ныклы фермаларының берсе дә шушы авылда. Өстәвенә әлеге социаль-мәдәни биналарның барысы да  чагыштырмача яңа. Мәктәп-бакча комплексының түбәсеннән су үтә торган булган, анысын да быел район, “Активист” хуҗалыгы ярдәме белән яңартканнар. Авылда яңа төзелгән, яңарган өйләр гаҗәп күп. Соңгы елларда гына төп урамга параллель өр-яңа урам барлыкка килгән.

– Егетләр китми, авылда кала бит бездә, – ди авыл старостасы  Валентин Максютов. – Элек үзебезнең авыл егетләре үзебезнең авыл кызларына гына өйләнсә, хәзер андый әйбер бетте. Кызлар китә, киленнәрне читтән алып кайталар, шуңа да яшь гаиләләребез күп, бик перспективалы, күргәнегезчә, бик нык авыл бу безнең. Хуҗалыкның бик авыр чакларында да авылда ферманы саклап кала алдылар, бу бик зур әйбер булды. Антонида Дмитриеваның ферманы саклап калуга хезмәте бик зур булды. Яңа җитәкче дә безнең бригадада эшне ферманы ныгытудан, амбарларны ремонтлаудан башлады. Тәртипне бик каты куйды, бөтен нәрсә шуннан тора ләбаса. Эше дә барсын, тәртибе дә булсын... Авыл шулай булганда гына иртәгеге көнгә ышаныч белән яши ала. Бер көнне генә күңелем белән авыл урамын әйләнеп, санап чыктым: бездә 26 бала бакчага йөри, 13 бала башлангычта укый, 20 бала Чепьяда белем ала. Халык бик эшчән, хуҗалыкта да эшлиләр, күп итеп мал-туар да асрыйлар, шабашта йөрүчеләр дә, Казанга барып эшләүчеләр дә бар... – әмма барысы да шушында яши, нигезен бетерми, ныгыта, матурлый, яңарта...

Монысына үзебез дә шаһит булдык...

Язманың дәвамы район “Хезмәт” газетасының  8 декабрь санында (48нче номер) дөнья күрде. Шуннан укый аласыз.

Монысына үзебез дә шаһит булдык.., ди "Хезмәт"ебезнең җитәкчесе Вакыйф Зәкиев һәм журналист Гөлсинә Гарипова.

Язманың дәвамы район “Хезмәт” газетасының  8 декабрь санында (48нче номер) дөнья күрде. Шуннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакытлы матбугатка язылу бара