Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр (+фоторепортаж)

Кариле почта бүлегендә "Хезмәт"леләр бүген кечкенә генә бәйрәм оештырды. Кыш бабайдан калышмаска тырышып, декабрьнең беренче көннәрендә үк бүләкләр тараттык.

Бүген Кариле почта бүлекчәсендә "Абунәчеләр көне" үткәреп, озак еллардан бирле "Хезмәт"ебездән аерылмаучы укучыларыбызны барлап, бүләкләр уйнаттык. Бирегә килүчеләр үзләренең фикерләре белән дә бүлеште.

- "Хезмәт"нең соңгы елларда эчтәлеге бик баеды. Кайсы битен генә ачсак та яратып укыйбыз. Тырышасыз, рәхмәт Сезгә, -  ди Кариледән Нурия апа Абдрахманова.

Биш мең сумлык газета алдыручы Әнәс Шәһимәрданов та "Хезмәт"ебез турында җылы фикерләрен җиткерде: "Үтереш-кырылыш башка газеталарда да бик җиткән. "Хезмәт" районга кирәклесен генә яза. Әле менә урып-җыю чорында комбайнчылар, шоферлар, хуҗалыклар турында матур гына язмаларыгыз белән сөендердегез".

Газетабызга язылдыгызмы әле дип почта бүлекчәсенә кергән һәрбер кешегә мөрәҗәгать иттек, "Хезмәт"кә алдан ук язылучылар почта ящигын ачабыз да карыйбыз, ачабыз да карыйбыз, аннан башка яшәп булмый, дип тә сөендерде. Мондый укучыларыбыз барында эшлисе, газетабызның эчтәлеген баетасы гына килеп тора шул. Рәхмәт барлык язылучыларга.

Шуны да искәртеп китик, әле бүген кичкә кадәр язылып та бүләк оту мөмкинлеге бар. Ашыгыгыз, бергә булдык, бергә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"