Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хисап палатасы балаларны мәктәпкә әзерләү өчен гаиләләргә 20 мең түләргә тәкъдим итте

Әлеге сумма ана капиталы акчасыннан түләнәчәк.

Россия Хисап палатасы балаларны мәктәпкә әзерләү өчен гаиләләргә 20 мең түләргә тәкъдим итте. Ведомство отчетында хәбәр ителгәнчә, сумма ана капиталы акчасыннан түләнәчәк.

Хисап палатасында әйтүләренчә, быел Россия Президенты Владимир Путин бу максатлар өчен гаиләләргә 10 мең сум бүлеп бирергә кушты. Әмма бу бер тапкыр гына бирелә торган түләү.

«Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә, мәктәпкә әзерләнү өчен бирелгән 10 мең сум 2021 ел өчен генә каралган. Гаиләләргә бу түләүне ана капиталы хисабыннан 20 мең сум күләмендә ел саен бирү тәкъдимен карарга кирәк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Документ нигезендә, ел саен мондый түләүләр өчен ил бюджетыннан 60 млрд сум чамасы акча кирәк булачак.

Ведомство бәяләмәләренә караганда, бер баланы мәктәпкә әзерләгәндә малайлар өчен уртача 19,3 мең, кызлар өчен 23,8 мең сум кирәк, бу әти-әниләрнең уртача хезмәт хакының 35 һәм 43 процентын тәшкил итә. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түләү мәктәпкә әзерлек