Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөкүмәт Covid-19дан прививкалар ясатучылар арасында 100әр мең сумлык 1000 акчалата приз уйнатачак

1 сентябрьдән Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарны бүләкләү программасы старт ала.

Әйтик, 1 декабрьгә кадәр 100әр мең сумлык 1000 приз уйнатылачак, диелә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда.

Акция уникаль язылу номеры буенча вакцинацияләнүчеләрнең Бердәм регистры нигезендә үткәреләчәк. Чарада 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр катнаша ала, җиңүчеләр очраклы сайлап алу алгоритмын кулланучы компьютер белән билгеләнәчәк.

Уенны лотереяның рәсми сайтында — бонусзаздоровье.рф  үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәләр белән шунда ук яки массакүләм мәгълүмат чараларында танышырга мөмкин булачак.

«Барлыгы 1000 җиңүче билгеләнәчәк. Һәркем 100әр мең сум акча алачак. Лотерея нәтиҗәләре составын соңрак билгеләячәк махсус тираж комиссиясе тарафыннан расланачак",-дип билгеләп үтә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Документта хәбәр ителгәнчә, катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында тулы исәпкә алынырга һәм өч ай дәвамында, отканнан соң, үз банк картасының (МИР) номерын күрсәтергә тиеш булачак.

"Банк реквизитларын раслаганнан соң, акчалата бүләк автомат рәвештә җиңүче хисабына күчәчәк. Призларны түләү призлар уйнатылган көннән алып алты ай дәвамында башкарыла", - диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә караганда, лотерея прививка ясаткан, аңлы һәм якыннарының сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырткан гражданнарга Хөкүмәтнең үзенә күрә бер рәхмәте булачак.

 

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина прививика