Хәниф Бариев: «Су – дөньядагы иң кадерле бүләк»
Чишмә, плотина төзү, сазлыкларны киптерү, сугару системалары эшләү буенча үз өлкәләренең осталары булган мелиораторчылар 6 июнь көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Читтән караганда кечкенә генә булып тоелган оешманың үзәктәге парк, «Салкын чишмә», «Ватан сакчылары» һәйкәле, Шубан авыл җирлегендә урнашкан Хәсәншәех күле кебек зур күләмле эшләрне башкару серләре нидә? Болар турында оешма җитәкчесе Хәниф Бариев белән сөйләшеп уздык.
Өй салуның ние бар – мүклисе дә, чутлыйсы, ди халык мәкале. Әйе, кемнәргәдер читтән карап бәя бирү чыннан да җайлы, ә менә үзләре төзелеш эшендә кайнаучылар бу эшнең барлык нечкәлекләрен белеп эш йөртә. Күзалдына китереп карагыз әле, табигать ресурсларыннан оста файдаланып, әллә нинди матурлыклар, ә бигрәк тә халык өчен файдалы объектлар булдыруны. Тигез җирдә плотина төзеп кую яки чишмә барлыкка китерү дә зур осталык сорый торган эш. Бу юнәлеш белән районыбызда бердәнбер оешма – «Мелиоратор» шөгыльләнә. Җитәкчелектә шушы көннәрдә генә бу өлкәдә эшли башлавына 20 елын тутырган Хәниф Бариев тора. Ике дистә ел элеккә кайтып карасак, Хәниф Нәкыйпович әлеге өлкәдә эшли башлаганда бар әйберне үзлегеннән өйрәнә, бу урын өчен яратылган ул, диләр бит, менә бу очракта да шулай була. Эшли-эшли тәҗрибә дә туплана, база да ныгый, бердәм коллектив та оеша. Бүген инде мелиораторчылар эшләгән эшләр сокланырлык, алар ясап куйган дистәләгән чишмәләрдән халык рәхмәт әйтеп суын, алар төзегән паркларда ял итеп, күңел рәхәтлеге ала. Эшеңнең мондый нәтиҗәсен күрү, әлбәттә, сөенечле, ди Хәниф Нәкыйпович. – Мин эшли башлаганнан бирле генә дә 15ләп чишмә һәм плотина төзелде. Иң беренче плотинаны Салавыч авылында төзедек. Шушы еллар эчендә Балтач, Арча, Әтнә районнарында безнең кул тимәгән плотиналар калмады да инде, барысын да төзәтеп чыктык. Барлык эшләрне дә үзем йөреп, күреп өйрәндем, Казандагы белгечләрдән консультацияләр алдым. Чишмәләрне дә юлда күргән чакта туктап, кереп карыйм, яңа алымнары булса өйрәнәм, чөнки һәрбер авылда чишмәләр уңай халәткә китерелергә тиеш дип саныйм. Сусыз, чишмәсез авыл бер дә матур түгел бит ул. Су – дөньядагы иң кадерле бүләк, ә аны сак-лый белү безнең бурыч – ди тәҗрибәле җитәкче.
Елның-елында алар копилкасында берсеннән-берсе катлаулы, ләкин нәтиҗәсе күз явын алырлык объектлар барлыкка килә. Узган ел эшләнгән «Салкын чишмә»не генә алыйк, эш башланган вакытта нәтиҗәсе мондый булачагын берәү дә күзалдына китермәде. Ә бүгенге көндә ул районыбызның йөзек кашы булып тора. Болардан тыш та башка юнәлешләр буенча да саллы хезмәтләре бар коллективның. Узган ел «Северный» җәмгыятендә 10 километр трасса салынып, 600 гектарга сугару эшләгәннәр, быел икенче участокта яңадан шуның кадәр трасса салынып, плотина төзеләчәк. Югары Пошалым авылында плотина ремонтланган, үзебезнең районда Шушма буе ярлары ныгытылды, быел биредә парк эшләү башланып китәчәк. Узган ел шулай ук «Татарстан» җәмгыятендә сазлыклы җирләр киптерелгән. Бүгенге көндә мелиораторчылар «Салкын чишмә»дә балалар мәйданчыгы ясый, Чапшар авылында үзара салым акчасына мәйданчык ясау өчен җирне күтәртеп, тигезләү эшләрен башкара. Арча районы Носы авылында насос станциясе төзеп, сугару трассасы эшлиләр. «Кырлай» хуҗалыгында да трассаны монтажлап, су сибәргә әзерлиләр. Мондый эшләр алдагы елларда да башкарылды. Бүгенге көндә Арчаның «Игенче», «Северный», «Ак Барс», «Кырлай» җәмгыятьләрендә, «Сигнал» һәм «Сафия» оешмаларында «Мелиоратор» оешмасы эшләгән сугару системаларыннан тулы күләмдә кулланып, мул уңыш алып, файдасын күрәләр. Балтачта әлегә «Сорнай» җәмгыяте генә кабаттан сугару эшен яңартып җибәрде.
Әлбәттә, нинди генә эштә дә коллективның нык һәм бердәм булуы сорала. Бүгенге көндә биредә 50ләп кеше эшли, җәйгә мәктәп укучылары да эшкә алына. Инде берничә ел эшләүче, тәҗрибә туплап өлгергәннәре дә бар. Ә биредә чыннан да хезмәтнең бөтен нечкәлекләренә өйрәнердәй. Шушы урында оешманың алдынгы хезмәткәрләренә дә тукталып үтик: прораблар – Ришат Гайнетдинов белән Хәлим Бариев, диспетчер Наилә Гыйләҗева, хисапчылар Лилия Гыйниятуллина белән Гөлсирә Гарифуллина, экскаваторчылар – Азат Гарифуллин, Ранил Җәләлетдинов, Рашит Шәйхетдинов, тракторчылар – Олег Пчельников, Хәниф Гарифуллин, Раушан Габбасов, Александр Тихонов, Рүзәл Габдрахманов, Рафис Хәйруллин, шоферлар – Рашат Газизов, Радик Иванов, эретеп ябыштыручылар – Андрей Шишкин, Ильяс Сәетов, Рәмис Галимов, Рафил Мөхәммәтшин.
Полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыручы Рафил Мөхәммәтшин 2010 елдан «Мелиоратор»да эшли. Әтисе Фидаил сәбәпче була аның биредә эшли башлавына. Норма һөнәр лицеенда механик белгечлеге алып чыккан егет Мәскәүгә эшкә китеп, шунда яңа һөнәр үзләштерә һәм бүгенгәчә шул юнәлештә тырышып хезмәт куя. Сөйләргә яратмаса да, Рафил эшенең иң авыр ягын искәртеп узды, сантиметр, миллиметрлар белән эшлибез, шуңа да эшем зур игътибар һәм төгәллек сорый.
Коллективның ел әйләнәсе эше бара. Кышын техникаларны төзекләндерәләр, яз җитү белән язгы ташуга әзерлек эшләре башлана, күпер һәм плотиналар ремонтлана, җәен һәм көзен биредә урак өсте.
– Якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән коллективымны ихластан котлыйм. Эшлә-рендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калам. Алдагы елларда да бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын, – дип изге теләкләрен ирештерде Хәниф Бариев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев