Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәнифов: М12 Казанга барлык юнәлешләрдә дә хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәк

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, яңа автомагистраль ярдәмендә Татарстанда яңа эш урыннары булдырылыр, дип ышана.

Мәскәү — Казан тиз йөрешле автотрассасы Татарстанда яңа производстволар булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм казанлыларга шәһәрдән барлык юнәлешләрдә чыгу мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Лаеш районының Орел авылында яшәүчеләр белән очрашуда хәбәр итте.

«Дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия башкаладагы зур шәһәрләр һәрвакыт үзләрен юллар белән әйләндереп алалар, ә алар үзәкнең җитештерү мөмкинлекләрен тәэмин итәләр. Түбән Новгород та, Чабаксар да, Владимир да мондый дәрәҗәләргә ия түгел. Казан Теләсә кайсы якка хәрәкәт итәргә мөмкин булган хабка әверелә: теләсәң төньякка, көньякка, көнбатышка, көнчыгышка хәрәкәтитәргә була. Бу бик мөһим", - дип билгеләп үтте Хәнифов.

Министр искәрткәнчә, республика буенча трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Трасса ике этапка бүленәчәк, дүрт хәрәкәт полосасы, биш транспорт чишелеше һәм 76 ясалма корылма үз эченә алачак. Полосаның тизлеге -120 км/сәг.

Орел авылында бүген хакимият вәкилләренең җирле халык белән Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү мәсьәләсе буенча очрашуы узды. Авыл халкын объектны проектлау һәм төзү буенча эшче төркем составына кертү турында Карар кабул ителде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: M12