Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби хезмәт ветераны - верстка остасы

"Хезмәт"ебездә хезмәтләре белән мактаулы шәхесләр бихисап күп булса да, әлеге язмамда эше гел күләгәдә калып килүче верстка остасы - Илшат Нурмөхәммәтовны яктыртырга булдым.

Район газетасы белән тормыш юлым бәйләнгәнгә 16 була. Шул еллар эчендә газетаны версткалауда нинди генә яңалыклар булмады, тик Илшат Муллахмәт улы аларны һәрчак чикләвекне оста ваткандай, җитез генә өйрәнә барды. Юкса, компьютер остасы да түгел ул, ә сугыш ветераны.

Илшат абый Кили авылында туып, яшьтәшләре белән яшел чирәм өстендә яланаяк йөгереп уйнап үскән малай. Мәктәп еллары да күңелле вакыйгалары белән истәлек дәфтәренә языла, тик инде шуннан соңгы тормышы чәчләренә көмеш сибеп кенә калмый, төшләренә дә кереп йөдәтә.

Армия сафларына алынган егет Әфган сугышына эләгә, анда 1982 елдан 1984 елга кадәр була. "Сугышта кем генә булырга туры килмәде миңа, укчы-гранатометчы, элемтәче дә, пулеметчы да, снайпер да, БТР операторы да...", дип ул елларны хәтерендә яңарта хезмәттәшем. Аннан кайткач Казан дәүләт медицина иститутына укырга керә, тик сәламәтлеге какшап китү аркасында, ул аны өч ел ярым укыганнан соң ташларга мәҗбүр була.

Туган авылына кайтып урнашканнан соң Тимирязев исемендәге хуҗалыкта токарь буларак үзен сынап караса, аннан төзелеш оешмаларында хезмәт куя һәм берничә елдан инде ул район хәрби комиссариатында бүлек җитәкчесе ярдәмчесе булып эшли башлый. Үзен тырыш һәм булдыклы хезмәткәр итеп күрсәтә алган Илшат Муллахмәт улын 2001 елда район газетасы "Хезмәт"кә верстка эшенә чакыралар. Нинди генә эшкә алынса да аны ахыргача зур тырышлык белән башкарып чыгучы Илшат абый монда да сынатмый, бүгенге көндә башка район газеталарында эшләүче коллегаларына киңәшләрен бирүче дә ышанычлы кеше әле ул.

2020 елдан баш мөхәрриребез газета салдыруда үз таләбен кертте, хәзер һәр атна саен бер журналист газета өчен җаваплы. Үземә туры килгән атналарда мин һәрчак Илшат абый белән киңәшләшеп эшләргә тырышам. Аның фикерләве, төрле хәреф хаталарын күреп алуы, киңәшләрен бирүе таң калдыра һәм сокландыра мине. Кайдан килгән соң аңа моның кадәр белемле булу? Сере гади икән, хәрби комиссариатта эшләгән чагында, документларда хата китү бик җаваплы булган, шуннан алган күнекмә бүгенгәчә сакланган.

Илшат абый эшендә генә түгел, гаиләсендә дә хөрмәткә лаек тормыш иптәше һәм әти. Хатыны Әлфия апа белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Алмаз да, Булат та армиядә хезмәт итеп кайтып, югары белем алганнар. Алмаз армиядә 3 ел хезмәт итеп, хәрби медальләр белән, хәрби ветеран булып кайтты. Бүгенге көндә икесе дә төзелеш оешмасында хезмәт куялар.

Газета эшен иҗат дөньясы итеп карасак та, арабызда менә шундый шәхес тә бар. Әфган елларындагы хәрби хезмәте өчен аңа бик күп төрле хәрби бүләкләр бирелгән, исемнәре дә бар. Үзенә иң якыны - хәрби хезмәт ветераны булу. Исемнәр һәм хәрби бүләкләр юктан гына бирелми... сугышта үзләрен аямый, дошман пулясыннан курыкмый алга барганнары өчен зурлау бу, тик бүләкләр өчен горурланудан бигрәк, яу кырында ятып калган иптәшләре йөрәкләреннән канлы яшьләр түктерә аларның. Илшат абый турында күп язып була. Тик кыскача гына әйтсәк, төгәллекне яратучы, хәрби хезмәт ветераны исемен йөртүче, район халкы өчен күләгәдә калучы верстка остасы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт" хезмәттәшебез Илшат Нурмөхәммәтов