Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби хезмәттән тайпылу җинаять санала

Шушы көннәрдә, район прокуратурасында, прокурор Айрат Низамиев җитәкчелегендә хәрби хезмәткә чакырылу өлкәсендәге законлылыкны ныгыту мәсьәләләре буенча ведомостводан тыш киңәшмә узды.

Биредә район хәрби комиссары белән эчке эшләр бүлеге һәм район прокуратурасының оператив хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәне үткәрүгә районда яшәүче яшь егетләр арасында хәрби хезмәткә чакырылу буенча үткәрелгән чаралардан төрле сәбәпләр аркасында тайпылу фактлары сәбәпче булды. Үзенең чыгышында район прокуроры Ватанны саклау – һәрбер гражданинның бурычы икәнлеге хакында әйтте, хәрби һәм альтернатив хезмәттән тайпылуның җинаять икәнлеген һәм закон тарафыннан эзәрлекләнелүен белдерде. РФ Җинаятьләр Кодексының 328 маддәсендә каралганча, хәрби һәм альтернатив хезмәттән тайпылган гражданиннарга карата җинаять эше кузгатуга нигез булып торучы сәбәпләр – хәрби бурычны үтәүгә багышланган чараларга килмәү, хезмәттән тайпылу ниятеннән җыен пунктын үз иркең белән калдырып китү, авырыйм дип яисә үзенә нинди дә булса зыян китерү сәбәпле ялган юл белән хезмәттән азат ителү, ялган документлар яки башка ялган сәбәпләр.

Прокурор тарафыннан, хәрби хезмәттән тайпылып, йөргән затларның  эшләрен, җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләләрен карау өчен, хокук саклау органнарына тапшырырга дигән әмер бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев