Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби комиссариатка – 100 ел

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре арасында озак һәм нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләрне күпләребез белә һәм ихтирам итә. 41 ел хезмәт куйган Марат ага Сөләйманов, 32 ел эшләгән Венера Заһретдинова, 25 ел бүлекнеӊ финанс юнәлешен алып барган Ядүәт Заһретдинов һәм башка бик күпләр үзләренеӊ фидакарь хезмәтләре белән башкаларга бүген дә үрнәк булып торалар

Инде күпләр онытып, шул чор тормышыныӊ астын-өскә китергән Бөек Октябрь социалистик революциясенеӊ бер гасырлык юбилеен ил күләмендә искә алучы аз булды. Ә бит бүгенге көндә шул вакыйгаларга бәйле барлыкка килгән оешмаларныӊ күбесе бүген дә эшен дәвам итә, илебезнеӊ оборона куәтен саклау, иминлекне тәэмин итү буенча зур эш алып баралар. Шулар арасында хәрби комиссариатларныӊ оешуына 100 ел тулу игътибарга лаеклы, истәлекле зур дата.

1917 елныӊ 16 ноябрендә эшче, солдат һәм крестьян депутатларыныӊ Казан Губерна Советы үзенеӊ карары белән Советлар каршында «хәрби бүлекләр» оештыру турында, ә инде 1918 елныӊ 8 апрелендә Халык Комиссарлары Советы ил күләмендә «Хәрби комиссариатлар төзү турында» карар кабул ителә. Бу илебезнеӊ чикләрен кагылгысыз итү, аныӊ оборона куәтен арттыру, тыныч тормыш булдыру юнәлешендә кабул ителгән иӊ әһәмиятле карарларныӊ берсе була. Авыр гражданнар сугышы чорларында оештырылган хәрби идарә итү органнары үзләренә йөкләнгән бурычларны тулысынча үтәп баралар, гражданнарны даими рәвештә хәрби әзерлек аша үткәреп, ныклы гаскәр булдыру максаты ул чордагы хәрби бүлек эшләренеӊ төп юнәлешләре була.

1920 елда Татарстан Автономияле Совет социалистик республикасы төзелә һәм аныӊ беренчеләрдән кабул иткән карарлары арасында Татарстан хәрби комиссариатын төзү турындагысы да була.

XX гасырныӊ 30 елларында халыкара мөнәсәбәтләр даими киеренке хәлдә булуы, илнеӊ оборонасын ныгыту бөтенхалык бурычы буларак куела. Ул елларда бу бүлекләр хәрби хезмәт үтүчеләрне исәпкә генә алып калмый, ә урыннарда һәр кеше белән хәрби хезмәткә әзерлек белән шөгыльләнүче оешма була. 1936 елда илдә «Гомуми хәрби хезмәт турында» Закон кабул ителүе урындагы хәрби бүлекләргә яӊа, әһәмиятле вазифалар йөкли һәм эшнеӊ төрлелеген искә алып район һәм шәһәрләрдә өстәмә комиссариатлар барлыкка килә. 1938 елныӊ 7 июне көнне Балтач районы хәрби комиссариаты төзелә. 1939 елдан Татарстанда хәрби комиссариат хезмәткәрләре барысы да хәрби ант кабул итәләр. 1940-1941 елларда турыдан-туры алар ярдәме белән ил буенча хәрби өйрәнүләр уза, бу сугышныӊ беренче вакытларында меӊнәрчә кешеләрнеӊ гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

1941 елныӊ 22июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Шул елның 23 июнендә чыккан «Хәрби хезмәт үтәргә тиешлеләрне мобилизацияләү турында»гы СССР Югары Советы Президумы Указы нигезендә хәрби комиссариатларда кызу эш башлана. 1905-1918 елда туганнарны хәрби хезмәткә чакыру башлана. Көзгә таба 1890-1904 һәм 1923 елга кадәр булганнарны хәрби хезмәткә ала башлыйлар. Сугыш чорында хәрби комиссариатлар аша Татарстаннан 700 000 кеше армия һәм флотка чакырыла. Ә Балтач районы комиссариаты аша сугыш чорында 11210 кеше хәрби хезмәткә алына, шуныӊ 5232е Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак була, 749 солдат хәбәрсез югала. Сугыштагы батырлыклары өчен 6 райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 1099 солдат һәм офицер орденнар белән, ә 5229ы төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде.

1963 елдан 1965 елга кадәр районнарны эреләндерү эше барганлыктан, район хәрби комиссариаты эшен туктапып тора, 1965 елныӊ мартыннан эшен яӊадан дәвам итә.

Бүгенге көндә районда 15 сугыш ветераны гомер кичерә, 173 райондашыбыз Әфгән җирендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, районнан хәрби хезмәткә алынган 167 солдат төрле «кайнар нокталар»да булдылар. Иске Көшкәт авылыннан Олег Исаев Россия Герое исеменә лаек булды (батырларча һәлак булганнан соӊ), 13 солдат орден һәм медальләр белән бүләкләнде.

Районда хәрби комиссариат оешканнан соӊ анда 17 хәрби комиссар эшләде. Шулардан өлкән политрук Пантелей Лукьянов (1938-1941 еллар) беренче комиссар булса, хәзерге вакытта бу хәрби оешманы запастагы подполковник Васил Вәлиев җитәкли. Иӊ озак эшләгән комиссарлар: майор Хәмәт Хәйруллин (1948-1954), майор Владимир Горячкин (1954 – 1963), майор Альфрет Габдрахманов (1982-1989), майор Мансур Вәлеев (1990-1999), майор Миӊнезөфәр Закиров (1999-2006 еллар).

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре арасында озак һәм нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләрне күпләребез белә һәм ихтирам итә. 41 ел хезмәт куйган Марат ага Сөләйманов, 32 ел эшләгән Венера Заһретдинова, 25 ел бүлекнеӊ финанс юнәлешен алып барган Ядүәт Заһретдинов һәм башка бик күпләр үзләренеӊ фидакарь хезмәтләре белән башкаларга бүген дә үрнәк булып торалар. Нәкъ шундый хезмәткәрләрнеӊ уртак тырышлыгы белән бүлек тарафыннан матур үрләр яулана. Балтач район хәрби комиссариаты 2006 һәм 2007 елларда Татарстан Республикасы буенча иӊ яхшы бүлек исеменә лаек булды, 2007 елда Россия күләмендә – икенче, ә инде 2016 елда беренче урынны яуладылар. Димәк, бүген дә хәрби комиссариат үз алдына куелган җитди бурычларны үтәргә әзер, моныӊ өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. 2016 елда бинага үткәрелгән капиталь ремонт моныӊ ачык мисалы. Рафаэль Шакиров, Фирдәүс Бикбулатова, Гүзәл Галимова, Илназ Петров, Рөстәм Садыков, Гөлнара Җаббарова, Булат Гарипов, Рамил Шәйдуллин, Лилия Галимуллина, Гөлназ Чумакова, Гөлназ Хәбибрахманова, Нурзидә Низамиева, Фәрит Галимов, Фәридә Фәйзрахманова, Әлфия Әхмәдиева, Зилә Шиһапова – аларныӊ һәркайсы үзләренә тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәүчеләр, хезмәтләре зур мактауга лаек. Бәйрәм көннәрендә хезмәтләрен намус белән башкаручыларга һәм исемнәре телгә алынмаган, әмма хәрби комиссариат тарихына исемнәрен уеп язып калдырган барлык хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, аларга озын гомер, бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев