Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хәрбилек – тормыш рәвеше”

Алар килеп керү белән бүлмәләребез тагын да яктырып киткәндәй булды. Үзләре яшьләр, чибәрләр, төз гәүдәле, киемнәре...

Бәйрәм алды көннәрендә һәр йортка кунак булып Кыш бабай килә, күп итеп бүләкләр, ихлас теләкләр алып килә. Ә менә редакциябезгә Яңа ел алдыннан Кыш бабай түгел, ике хәрби егет килде.

Алар килеп керү белән бүлмәләребез тагын да яктырып киткәндәй булды. Үзләре яшьләр, чибәрләр, төз гәүдәле, киемнәре... Күзләр тимәсен. Кунак егетләребез – Көшкәтбаш егете Илсаф Нуриев (рәсемдә сулда) белән Балтачтан Ильяс Садыйков иде.

Егетләр каникулга кайткан булып чыкты. Илсаф Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава десанты командирлар училищесының соңгы курсында укыса, Ильяс Вольск шәһәрендәге Югары тыл хәрби училищесының беренче курсында белем ала. Егетләр әниләре ягыннан туганнан-туган да икән. Бик ачыклар, тәрбияле, әдәпле егетләр.

Көшкәтбаш авылында яшәүче Нуриевлар гаиләсе исеменә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан уллары Илсаф укыган хәрби училищедан Рәхмәт хаты да килгән. “Һава-десант гаскәрләренең үрнәк солдатын һәм илебезнең ышанычлы яклаучысын тәрбияләвегез өчен сезгә эчкерсез рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Кешенең уңышында, һичшиксез, аның якыннарының өлеше зур. Улыгыз Илсаф үзен максатчан, җаваплы, дисциплиналы хәрби итеп танытты. Ул һәрвакыт десант дусларына ярдәмгә килергә әзер. Улыгыз киләчәктә дә уңышлары белән сөендерсен, гаилә бәхете, сәламәтлек телим”, диелә әлеге хатта. Кулларына командир исеменнән Рәхмәт хаты алгач, уллары өчен тагын бер горурлык хисе кичерде алар. Әти-әни өчен моннан да олы бәхет була аламы?!

Егетләр турында тулырак газетаның 2 нче номерлы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрбирләр