Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле Әфганчы егетләр!

Бүген совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел.

Һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, хәрби бурычларын үтәгәндә әфган җирендә ятып калган, тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне искә алабыз. Якташларыбызның батырлыклары йөрәкләрдән китми.

Мөхтәрәм ветераннар! Әфган вакыйгалары үткәндә кала барса да, анда күргән  газаплы кичерешләрне, йөрәгегездәге авыр тойгыларыгызны юып төшерү һич мөмкин түгел. Үлем сагалап торган утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, иптәшләрегезне югалту ачысы...ул җан яралары бүген дә әрни. Утны-суны кичеп кайткач та сынатмадыгыз сез, егетләр. Тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлы көннәр, бәхет-шатлык телим.

 

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз