Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итәм, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Хәзерге җәмгыятьтә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә төрле юнәлешләрдә махсуслашырга туры килә. Ветераннар, инвалидлар, күп балалы гаиләләрнең һәм дә авыр тормыш шартларында калучыларның проблемаларын хәл итүдә кайгыртучанлык күрсәтүегез, һөнәри осталыгыгыз һәр өлкә белән дә хәбәрдар булуга, замана техникасын яхшы белүгә, белемнәрегезне даими арттырып торуга, хәтта ки медицинаны да үзләштерүгә бәйле.

Социаль хезмәткәр - ул һөнәр генә түгел, ә мәрхәмәтлелек алымын чагылдырган яшәү рәвеше дә. Аларга мохтаҗларга ярдәм итү, көчсезләрне саклау, яклау йөкләнгән. Шуңа да бу көнне башкалар турында кайгыртуга җаны-тәне белән бирелгән изге күңелле хезмәткәрләр зурлана.

Районыбызның ярдәмчел социаль хезмәткәрләре! Әлеге авыр, җаваплы һәм гаять тә рәхимле, саваплы эш башкаруыгыз өчен һәрбарчагызга да рәхмәтемне белдерәм, эшләрегезнең уң, тормышларыгызның мул баруын теләп калам. Кешеләргә кылган изгелекләрегез үзегезгә изгелек булып кайтсын, сәламәт булыгыз, рәхәт яшәгез!

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль хезмәткәрләр көне