Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

Бу көннәрдә район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: 29 октябрь көнне совет, партия эшлеклесе, легендар якташыбыз Илдус Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллинның йөрәге тибүдән туктады. 85 яшьлек юбилеена санаулы гына көн калганда рәхимсез авыру аны арабыздан алып китте.

Илдус Нигъмәтулла улы 1932 елның 22 декабренда Чутай авылында туган. Чутан җиделлык мәктәбен тәмалагач, Чепья районының “Кызыл юл” колхозында эшли башлый. 1951-52 елларда кулланучылар җәмгыятендә сатучы була, аннан дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армиядән кайтканнан соң шул ук “Кызыл юл” колхозында шофер булып эшли. 1959-61 елларда эреләндерелгән Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкка рәис урынбасары булып сайлана. Шушы чорда Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы берьеллык мәктәп курсын үтә.

1964 елда И.Нигъмәтуллин “Кама” колхозы рәисе итеп сайлана. Биредә ул 1974 елга кадәр эшли һәм бу елларда үзен авыл хуҗалыгы производствосын оста оештыручы, кешеләрне аңлый һәм зур эшләргә рухландыра белүче җитәкче итеп таныта. Шушы сыйфатларын искә алып аны хезмәт ияләре депутатларының район Советының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы – район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгелиләр.

Хезмәтеннән аерылмыйча гына ул 1962 елда Чавал авыл хуҗалыгы техникумын, 1971 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим-агроном белгечлеге ала.

1981-83 елларда И.Н.Нигъмәтуллин халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләде. Ул җитәкчелек иткән чорда районда күп кенә хуҗалык, социаль-мәдәни мәсьәләләр хәл ителде. Үзенең инициативалы, таләпчән булуы, зур оештыру сәләте белән район халкының тирән ихтирамын казанды.

1983-1990 елларда Илдус Нигъмәтулла улы КПССның Саба район комитетының беренче секретаре булды. Биредә дә үзе артыннан сагынып искә алырлык матур хатирәләр, зур эшләр калдырды. 1990 елдан исә “Семеновод” фәнни-тикшеренү берләшмәсенең генераль директор урынбасары, 1995-1999 елларда җаваплылыгы чикләнгән "Ромашка" җәмгыяте директоры булып эшләде.

И.Н.Нигъмәтуллин халык депутатларының ундүртенче-унсигезенче чакырылыш район Советы депутаты, унберенче чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты булды.

Хезмәттәге казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре иясе, “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”.

Балтачыбызны данлауда, танытуда куйган фидакарь хезмәтләре, туган ягыбызга чиксез мәхәббәте, кешеләргә хөрмәте, гадилеге, җитәкчелек үрнәге белән аерылып торган, тирән эз калдырган, районыбызның почетлы гражданины Илдус Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллинның якты истәлеге хәтерләребездә мәңге сакланыр.

Р.Р.Нотфуллин, Р.И.Шакиров, Ф.Р.Нәбиуллин, М.Х.Зарипов, Ф.З.Әхмәтханов, Д.Х.Габдрахманов, Г.С.Мөхәммәтшин, Р.А.Абдуллин, В.М.Зәкиев, И.Д.Габдрахманов, Ф.Н.Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу