Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе: Тыныч йокла, Гани ага!

2022 елның беренче көне райондашларыбызга кайгылы хәбәр китерде: легендар якташыбыз Габделгани ага Нәҗиповның йөрәге кичтән тибүдән туктады.

2022 елның беренче көне райондашларыбызга кайгылы хәбәр китерде: Алан авылында гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны, 78 елдан артык бер аякта булса да, тормышын матур итеп алып бара белгән, бик күпләргә батырлык һәм сабырлык үрнәге булган легендар якташыбыз Габделгани ага Нәҗиповның йөрәге кичтән тибүдән туктады.

Габделгани Нәҗип улы Нәҗипов 1925 елның 9 ноябрендә Алан авылында 9 балалы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе яшьли вафат булганлыктан, яшүсмер Ганигә колхозда барлык авыр эшләрне үз җилкәсендә татырга туры килә.

1943 елда, унҗиде яшендә, ул фронтка алына. Курск бәрелешендә катнашып, берничә тапкыр үлемнән кала, әмма  1943 елның 12 сентябрендә, яраланып, бер аягын югалта. Озак дәваланып, 1944 елның 15 февралендә Аланга кайта. Озакламый, хуҗалык рәисе соравы буенча, умартачылыкта эшли башлый. Соңрак колхозда комсомол секретаре булып сайлана, аннары тегермәнче дә булып эшли. 1972 елга кадәр амбар хуҗалыгы аның җаваплылыгында була. Авылда яңа мәктәп салынгач, мәктәп котельныена кочегар булып күчә. Лаеклы ялга да шуннан чыга. Тормыш иптəше Зәйтүнә белəн алты бала тəрбиялəп үстерəлəр.

Сугышта күрсəткəн батырлыклары өчен ветеран III дәрәҗә «Дан», I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Жуков» исемендәге һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.

Ул күп еллар районда үткән һәр бәйрәм-чарада көтелгән кунак булды, районыбызга килгән һәр дәрәҗәле кунакны өендә матур итеп каршылап, үзенең тиңдәшсез үткәне, яшәеше, зирәк зиһене, сөйләм осталыгы белән сокландыра белде. Безнең хәтерләрдә дә ул шулай сабыр, соклангыч һәм бар яктан үрнәк кеше булып сакланыр.

Тыныч йокла, Гани ага!

Р.Р.Нотфуллин, А.Ф.Хәйретдинов, М.Х.Зарипов, В.Н. Вәлиев, Р.Ф.Солтанов, Р.Р.Галимуллин, Р.А.Абдуллин, Г.Г.Галиев, В.М.Зәкиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия Габделгани Нәҗипов

2
X