Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

Бу көннәрдә районның музыка дөньясы зур югалту кичерә, 33 ел гомерен балаларны сәнгать дөньясына гашыйк иткән, район сәнгать мәктәбе укытучысы Корбанова Юлия Алексеевнаның 1 май көнне йөрәге мәңгегә тибүдән туктады.

Аңа әле нибары 52 яшь кенә иде. Көтелмәгән авыр кайгы бәгырьләрне телде, кояшлы язларның ямен алды.

1986 ел... ТАССР Югары Советы исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлаган нурлы йөзле, киләчәккә якты хыяллары булган кызны- Хитева (кыз чактагы фамилиясе) Юлия Алексеевнаны ТР Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Балтачка җибәрәләр. Теория дәресләре буенча беренче укытучы, дисциплинаны югары дәрәҗәгә күтәрүче.... Иң беренче чиратта ул күңелләргә әнә шундый тынгы белмәс, белемле, җаваплы укытучы, оста оештыручы, үз һөнәренә тугрылыклы мөгаллимә буларак кереп калыр. Районыбызның күпме баласына музыкаль белем бирде, сәнгатьне яратырга өйрәтте. Үз һөнәренә тугры була белде, укучыларын якын, үз итте. Аның тырышлыгы белән күпме бала фортепианода уйнарга өйрәнде, сәхнәләрдә җыр сәнгате белән танылды. Казан каласы кызы һич кенә дә башкалага тартылмады, бар хезмәтен Балтач районына багышлады. Биредә тормышка чыгып, ире Илсур белән Тимур исемле ул, Карина исемле кыз үстерделәр.

Хушыгыз, Юлия Алексеевна, караңгы гүрләрегез якты, тар каберләрегез киң булсын. Без сезне мәңге онытмабыз, кылган игелекле хезмәтләрегезне барыр юлларыбызда якты маяк итәрбез, исемегезне күңел түрләреннән мәңге җуймабыз.

Якыннарыгызның, дусларыгызның тирән кайгыларын уртаклашып, район сәнгать мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу