Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

7 август иртәсе район җәмәгатьчелегенә җан өшеткеч хәбәр ирештерде – “Дуслык” җәмгыяте рәисе Рамил Әнәс улы Гыйльмуллин вафат.

Район авыл хуҗалыгы үсешенә керткән фидакарь хезмәте, эш кешесенә карата булган уңай мөнәсәбәте, үзе эшләгән җирлектәге авылларның яшәеше өчен кылган игелекле гамәлләре белән күңел түрләрендә урын алган Рамил Әнәсовичны рәхимсез авыру мәңгелеккә арабыздан алып китте.

Рамил Әнәс улы 1965 елның 19 июнендә Балтач районының Кенәбаш авылында дөньяга килә. 1982нче елдан Калинин исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый, 1987-1995 елларда Рәхимов исемендәге колхозда материаль-техник база буенча икътисадчы, ындыр табагы мөдире булып эшли. 2002 елда Рамил Әнәсович “Кызыл юл” хуҗалыгына рәис итеп билгеләнә. Биредә эшләгәндә башкарган хезмәтләре, авыл халкына рәхимле карашы белән ул чутайлыларда якты хатирәләр калдырды. 2004 елда “Түнтәр” хуҗалыгы рәисе итеп сайлана. 2007 елның ноябреннән, “Искра” белән “Түнтәр” хуҗалыклары кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән “Дуслык” җәмгыятен җитәкли башлый.

Рамил Әнәс улы һәрчак намуслы, хезмәт сөючән, пөхтә, әхлаклы, тәрбияле җитәкче була белде. Ул гаҗәеп оста оештыручы да иде. Үзенә дә, үзенең кул астында эшләүчеләргә дә таләпчән булды. Һәрвакыт авыл хуҗалыгы производствосына фәнни һәм техник үсешләр кертергә омтылды. Район халкы һәм җитәкчеләр арасында зур абруй казанды. Урта Көшкәт авыл җирлегеннән район Советы депутаты булып торды.Хезмәттәге казанышлары өчен 2014 елда “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Балтачыбызны үстерүдә, танытуда куйган фидакарь хезмәтләре, кешеләргә хөрмәте, гадилеге, җитәкчелек итү үрнәге белән аерылып торган Рамил Әнәс улы Гыйльмуллинның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының, барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.


Нотфуллинн Р.Р., Шакиров Р.И. Нәбиуллин Ф.Р., Гыйльмуллин Р.А., Сабирҗанов Н.Н., Сабиров И.С.,

Галиуллин И.С., Гайнетдинов И.Ф., Зәкиев В.М., Колоколов Н.Г.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу