Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

Әфган сугышларында катнашкан, запастагы майор Фәрит Галимовны бүген соңгы юлга озаттылар.

Хезмәт иткән елларында Фәрит Габдрәкыйпович күптөрле медаль һәм исемнәргә ия булган кеше. “Мактауга лаеклы хезмәте өчен” медаленең дә 1, 2, 3 дәрәҗә иясе ул. Гомере фаҗигале төстә өзелгән Фәрит Галимов исеме райондашларыбызга яхшы таныш.

Төрле хәрби чараларда гел катнашып, эчтәлекле чыгышлары белән истә калган шәхес ул. Тормыш иптәше Фатыйма ханым белән ике бала үстереп, гаиләдә үрнәк ир һәм әти дә иде. Фәрит Габдрәкыйпович соңгы елларда хезмәт куйган хәрби комиссариатта эшләүчеләр өчен дә, хәрби хезмәттәшләре өчен дә, якыннары һәм дуслары өчен дә хөрмәтле кеше иде.

Фәрит Габдрәкыйповичның әтисенең, тормыш иптәшенең, балаларының, туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу соңгы юлга озату