Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Хыянәтсез кеше булмый"

Бервакыт аңа "Акчарлак" гәзитеннән журналист кыз шалтыратып: «Рәшит абый, мин сезнең кызыгыз, яшь вакытта әнием белән очрашып йөргәнсез икән», — дип әйткәнгә каршы килмичә, булгандыр, дигән. Димәк, хыянәтләре, никахсыз туган балалары бар?

- Шаярган чагыма туры килгәндер. Хыянәтсез кеше булмый инде. Тик бөтен дөньяга җәеп сала торган хыянәтләрем юк. Андый нәрсәгә вакыт та булмады. Театрга да хыянәт итмәдем. Образларым өстендә тырышып эшләдем. «Портфельле кияү» дә самогонщик Сәмигулла ролен уйнаганда сәхнә артыннан чыгарга көтеп торабыз, мин әкрен генә керосин алып эчтем дә, авызыма шырпы төртеп, бух итеп җибәрдем. Актер Наил Әюпов белән бергә эшли идек. Ул тәгәрәп төште. «Шәп булды», — диде. Эчеп үлде ул, урыны оҗмахта булсын, - дип җавап биргән Шамкай.

-Бүген татарның юморы ни хәлдә?

- Татарның юморы бар. Халык арасында да шаян кешеләр күп. «Мунча ташы» театры белән дә горурланам, афәрин аларга. Мин дә мәзәкләр белән яшәдем, тик хәзер кеше көлдереп туйдым инде.

- Артистлар сәхнәгә аракы эчеп чыгалармы?

 -«Зәңгәр шәл» спектаклендә икенче пәрдәдә сәхнәгә 30 исерек булып кыланып чыга идек, сала идек инде, шулкадәр кеше арасында эчкәнме, юкмы, беленми дә кала... «Казан егетләре» спектаклендә уйнадык, шунда эчеп чыгалар иде, бик күңелле спектакль иде ул. Сәхнәгә эчеп чыгу — зур тәртип бозу инде ул. Халыкны һәм үзеңне хөрмәт итмәү. Сәхнәгә эчеп чыксам, сүзләремне онытыр, ялгышыр идем, тик мин беркайчан да ялгышмадым.

- Бик оятсыз мәзәкләрегез бар. Сәхнәдә сүгенү сүзләрен кыстырып сөйләгән чакларыгыз да булды. Сезнеңчә, бу дөресме?

- Сүгенеп сөйләргә кирәк түгел инде. Тәртипсез сүгенмәдем. Гомумән, андый нәрсәдән саклана идек. Марсель абыйдан курка идек, бик усал иде.

Равил Шәрәфиевның җаена туры китереп әйтә торган, «анаңның кабер тактасы», «башы бәләкәй булса да, мие тыгыз» дигән кызыклы фразалары бар. Ничек башына киләдер?

- Артистлар белән конфликтларга кергәнегез булдымы?

- Тоташ конфликтлар булды. Актер Мансур Ибраһимов: «Артларыңны борып әллә нәрсә эшлисең, ярый бер артың бар инде», — дип ачуны китергән иде, дәшмәдем.

«Авыл эте Акбай» спектаклендә бульдог булып уйнадым. Шунда Фердинанд Хафизов белән Рушан минем ыштанны төшерделәр. Соңыннан үчемне алырга бер җае туры килде. Сәхнәдә Фердинанд басып торганын күрдем дә, чыгып манчыдым моңа. Карасам, Мансур Ибраһимов булган икән ул, парик кигән булган. Театр мәзәкләргә корылган инде ул.

Фото:intertat.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Hiyan-tsez-keshe-bulmiy-150697/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев