Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киң күңелле әбием

Минем өчен бик кадерле булган кеше – Гөлфирә әбием. Ул – әтиемнең әнисе.

Әбием Арбор авылында 1958нче елның 5нче мартында гаиләдә дүртенче бала булып туган. Арбор урта мәктәбендә белем алганнан соң, әбием үзенең туган авылында кала.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

Әбием hәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә

Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул катлаулы хезмәт юлы үткән: бозаулар караган, сыер сауган. Ул минем бабаем Ясәви белән матур итеп ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә минем әбием белән бабаемың өч оныгы бар: мин – Алия, энем – Сәлим һәм икетуган абыебыз Салават.

Мин әбиемне бик яратам. Минем әбием дөньяда иң ягымлысы, иң яхшысы, киң күңеллесе ул. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Безне әбиебез һәркөнне тәмледән – тәмле төрле - төрле ризыклары белән сыйлый. Көндез без әби белән йорт эшләрен эшләргә,өй җыештырырга, гөлләргә су сибәргә, кош – кортларны карарга яратабыз. Без энем белән әбиемә бик телэп булышабыз. Кичен бергәләп гаиләбез белән телевизор карыйбыз, ял итәбез, төрле уеннар уйныйбыз. Әби безгә әле кызыклы китаплар да укый.

Әбием – минем әле киңәшчем дә. Миңа ярдәм кирәк вакытта мин әбием янына ашыгам. Ул миңа узенең төпле, файдалы киңәшләрен бирә. Буш вакытларында әбием миңа узе белгән әйберләрен өйрәтә.

Әбием мине генә түгел, энем Сәлимне дә шулай яратып үстерергә булыша. Ул безне һәрвакытта да гел тәртипле, шәфкатьле, намуслы, миһербанлы, сүз тыңлаучан, белемле балалар булып үсүүбезне тели.

Хәзергесе вакытта, әбием лаеклы ялда. Ул бар көчен без – оныкларны тәрбияләүгә куя.

Без энем белән әбиебезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Биргән киңәшләрең юлыңда гел юлдаш булсыннар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга гел шулай сөенеп озак яшә, Әбием!

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

 

Алия Фәйзерахманова,

Балтач гимназиясенең

2 а сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында