Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичәге солдатлар

Гомерләр уза икән ул. Менә аның да армиядә хезмәт итеп кайтуына 40 еллап вакыт узып киткән.

Шулай да 23нче февраль ел саен матур бер бәйрәм шикелле истә кала. Өч дистә елдан артык бергә яшәгән тормыш иптәше дә һәр елны исенә төшереп тора бу көнне. Болай да бай табыннары бәйрәм төсен ала, гомер юлдашы аеруча үз иткән камыр ризыкларын да пешереп куя, бүләген дә ала. Мирзаян Көньяк Сахалинда бик яхшы хезмәт итеп, ефрейтор дәрәҗәсе белән кайта. Шуннан соң гомеренең иң зур өлешен район янгын сакчыллыгы бүлегендә шофер булып эшләп үткәрә. Шунда 60 яшьлек юбилеенда бик зурлыйлар, хөрмәтлиләр һәм бүләклиләр аны. Бүген ул - Мирзаян Габдуллин (рәсемдә сулдан икенче) янгын сакчыллыгы бүлегендә өлкән шофер булып эшли. Аның абыйсы Тәлгать, энеләре Нургаян, Нурзада (кызганычка каршы бик яшьли вафат булды) да солдатта хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын матур үтәп кайтканнар. Монда кайткач та яхшы эш күрсәтеп, макталып пенсиягә чыктылар. Уллары йөзенә кызыллык китермәгән ир-егетләр булгангадыр, әтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла абый сигезенче дистәсен ваклый башлап, озын, бәхетле гомер яшәп, һәр улының йорт җиткереп, гаилә корып, матур яшәүләрен күреп, тыныч күңел белән китеп барды. Габдулла абыйның оныклары Фәргать тә, Таһир да армиядә хезмәт итеп кайткан, чыныккан егетләр. Таһир шулай ук янгын сакчыллыгы бүлегендә эшли. Әхмәтхан Гәрәев (рәсемдә сулдан беренче) шулай ук янгын частенда үз эшен бик яхшы белүче һәм үтәүче алдынгы шофер. Ватанны саклаучылар көне бер бәйрәм булса, әфганчылар көне тагын да зуррак икенче бәйрәм аның өчен. Чөнки солдат хезмәтен 1984-1986нчы елларда Әфган җирендә үткән. Сержант, отделение командиры. Анда күргәннәрен бик искә төшерергә яратмый ул. «Булды инде», дип кенә куя. Тормыш иптәше Алсуга ышанып таянырдай ир, кызы Айсылуга, улы Айнурга үрнәк әти булып матур тормыш алып бара. Янгын сүндерүчеләр янында 20 елдан артык шофер булып эшләү чорында бер кисәтү дә алганы юк. Янгын сакчыллыгы бүлегендә каравыл начальнигы булып эшләүче Илдар Ганиев (сулдан өченче) та солдат икмәге ашап чыныккан ир-егет. Ул Германиядәге безнең гаскәрләрдә хезмәт иткән. Ел саен Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм буларак билгеләп үтәләр. Бергә хезмәт иткән дусларын искә төшерәләр, шалтыратышып хәл-әхвәл белешәләр, бер-берсен котлашалар.
Рәсемдә сулдан санаганда иң соңгы кеше булып торганы бүлектә яшь янгын сүндерүчеләрнең берсе. Тәҗрибәле өлкән абыйлары ярдәмендә эшкә тиз өйрәнгән, теләсә нинди очракларда да югалып калмый, тәвәккәл егет. Шуңа күрә Фарук Гыйльмуллин коллективка тиз ияләшкән, ышанычлы, өметле янгын сүндерүче хәзер.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотосы һәм тексты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250