Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәккә күпер салабыз (+фото)

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы уздырган чара бик үтемле булды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы уздырган чара бик үтемле булды – ул «Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз» дигән гаять тә мәгънәле исем астында үтте.

Мөхтәрәм кунаклар иң элек район үзәк мәчетендә булдылар, биредә яңартылган мәчет бүлмәләрен карадылар, музей эшчәнлеге белән таныштылар. Аннан Норма авылына юнәлделәр, биредә аларны «Тургай» балалар бакчасында «Әти-әни, мин – алтын куллы гаилә» дигән балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышу һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирү күнекмәләре көтә иде.

«Туган ягыбызны оста куллы һөнәрчеләребез, нәсел дәвамчыларыбыз бизи» дигән исем астында Кариле авылында Камаловлар гаиләсендә булу, күпбалалы Галиевлар гаиләсен күрү, Бөтендөнья чемпионы Чулпан Габделганиева белән күрешү, эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева төзегән шәҗәрә күргәзмәләре белән танышу кунакларда чиксез соклану хисләре уятты.

«Милләт язмышы – Аналар кулында» дигән девиз астында Ор авылындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чутай авылы мәдәният йортында «Һәрбер эшне сәнгать итеп күргән якташларыбыз ямьли дөньяны» дигән күргәзмә белән танышу да бу як һөнәрчелегенә кызыксыну уятты.

Аннан соң Бөрбаш авылына Нурзидә чишмәсенә сәяхәт кылынды. Бөрбаш авылында музейлар, күргәзмәләр караганда туган җиргә булышу, аның киләчәген кайгырту, матурлау, баету, нәселне барлау, нигезне саклауның изге гамәл икәнлеген Җәлил хәзрәт Фазлыевның яшәү үрнәгенә нигезләнеп бәян ителде.

Килгән кунаклар Балтач җирлегендә киләчәккә салынган күпернең ныклыгына инанды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов «Ак калфак»лылар белән очрашып, аларның эшчәнлегенә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ак калфак"