Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Укытучылар, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм медикларның акчасы арттырыла.

Россия Хөкүмәте киләсе елда кайбер өлкәләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга җыена. «Известия» язганча, медицина, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең һәм укытучыларның кереме артачак.

Иң элек медицина өлкәсендә эшләүче 900 меңнән артыграк хезмәткәрнең акчасын арттырырга җыеналар. Моның өчен бюджеттан 96,3 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Табибларга 44,8 миллиард сум җибәрәчәкләр. Беренче медицина ярдәме күрсәтүче белгечләр өчен тагын 37 миллиард сум каралган.

Шулай ук киләсе ел башыннан тулы ставкада эшләүче педагогларның уртача эш хакы ике МРОТтан ким булмаган күләмдә, ягъни 48 105 сум тәшкил итәчәк. 2024 елда МРОТ күләме 19 242 сум булачак.

Моннан тыш полиция хезмәткәрләренең уртача эш хакы 30-50 процентка, тикшерүче-стажерның оклады — 30, өченче класслы тикшерүченеке — 40 процентка үсә. Өлкән тикшерүчеләр һәм җитәкчеләрнекен исә 50-60 процентка кадәр арттыру күздә тотыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы