Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Килегез әле бер Чутайга!"

Авылны елга бер тапкыр тау башына менеп күзәтәм мин.

Чутай авылы яныннан ук бормаланып Кугуборка елгасы ага. Елга аша күпер салынган. Күпердән чыгуга Киров үзәнлеге һәм таулары башлана. Шушы үзәнлектә язгы кыр эшләре беткәч, авылым халкы гөрләтеп сабантуй уздыра. Тауларны үзебезнеке итеп санасак та, чынлыкта ул Киров өлкәсенеке.Тауларның матурлыгын күрмичә аңлатып булмый. Килегез әле Чутайга, тауларга менеп мәтрүшкә, чия, җир җиләге, каен җиләге, артыш җиләге, каен миллеге җыярбыз.
Авылны елга бер тапкыр тау башына менеп күзәтәм мин. Авыл халкы тырыш бит ул. Яшьләр эштә. Пенсиядәгеләр йорт эшен кыштырдата. Кеше кырмыска кебек гел хәрәкәттә. Кайсы төзи, кайсы сүтә. Җәй көне чебиен, үрдәген, казын үстерә, көтүен куа, бәрәңгесен, яшелчәсен утырта. Ә бакчалардан чүпне ничә тапкыр чистарта, беркайчан зарланмый. Ә бары, ярый кышы бар әле, дип куя.
Чутай авылында тырыш халык яши. Тырышлык аларның яшәешләрендә күренә. Авылда бик күп күркәм йортлар. Авылдашларга матур йортларыгызда тыныч яшәгез дип әйтәсем килә. Авыртмагыз. Тапкан малларыгызның игелеген күрергә язсын.
 

Әлфинур Сафиуллина

Чутай авылы

Эльмира Гарипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев