Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Килен-килендәш мәңгелек юлдаш. Кемнәр алар дисезме? (+фото)

Авылыбызга кайтканда еш кына Карадугандагы “Алсу” кибетенә керергә туры килә. Биредә дүрт сатучы эшли, шуларның икесе – килен-килендәш.

Чит район һәм хәтта республикадан Арбашка килен булып төшкән Рәмзия һәм Гөлфирә бик тырыш, хезмәт сөючән Билаловлар гаиләсенең аерылгысыз өлешләре булып торалар.

Рәмзия – Арча районы кызы. Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының юридик факультетында белем алып, Казан шәһәре Идел буе районы суд приставлары бүлегендә суд приставы булып эшли. 2006 елда Рамил белән тормыш корып, Арбаш авылына кайтып төпләнә. 

Гөлфирә исә, Мари Иленең Смәел авылыннан. Ишле – 5 балалы гаиләдә туып-үскән кыз кечкенәдән хезмәт яратып үсә. Киләчәктә үзен пешекче буларак сынап карарга теләп, Норма авылындагы СПТУга укырга килә һәм аны кызыл дипломга тәмамлап чыга. 

Тәнзилә Гыйззәтуллина 

Таузар авылы

Ике килендәшнең  мәңгелек юлдаш булуы хакында "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында укый алачаксыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X