Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киленем, сиңа әйтәм!

Шушы киңәшләр үтәлсә, бик күп гаиләләр таркалмас иде...

Яшь киленгә 10 нәсыйхәт.

1. Канәгать була бел, үз хәлеңә шөкер ит.
Ягъни ирең өйгә ни алып кайтса да - ашар ризык булсынмы, кием булсынмы - аны иң гүзәл мөнәсәбәт белән, җылы итеп кабул ит. Иреңә рәхмәт әйтеп, ризалык күрсәт. Бәхетле гомер кичерүнең беренче юлы - үз хәлеңә шөкер итү. Хәленә шөкер итмәгән, үз казанышларыннан канәгатьләнмәгән хозурлык тәмен, калеб рәхәтен тоймас.

2. Иреңә итагать ит, кушканнарын эшлә, кушмаганнарыннан тыел.
Иреңнең колагын сакла - ул синнән тик матур, назлы авазлар гына ишетсен. Шулай итсәң, Аллаһы Тәгалә синнән разый булыр һәм йортыгыз шатлык белән тулыр.

3. Ирең күрәчәк җирләргә нык игътибар ит.
Иреңнең күзен сакла - ул сине пөхтә итеп күрсен, өеңнең эчен-тышын бик таза итеп тот. Аның күзенә пычрак, җирәнгеч нәрсәләр күренүдән саклан.

4. Иреңнең танавын сакла.
Ягъни үзеңнән дә, өеңнән дә начар исләр килеп тормасын, синнән күңеле кайтырлык булмасын. Шуны бел, тазарту һәм пакьләндерүнең иң әйбәт ысулы - су.

5. Аш-суны вакытында яхшы итеп әзерлә.
Сәгате җитү белән алдына аш куй. Килеп кергән уңайга ашъяулыгыңны җәй. Шуны бел, ач кешенең ачуы яман.

6. Йокысын сакла.
Кайчан йокларга гадәтләнсә, шул мәлгә ястыгын әзерлә. Аңа кирәк чагында уят. Йокысы туймау кешене йончыта, димәк, сөю хисе дә югала.

7. Иреңнең мал-мөлкәтенә сакчыл бул.
Аның малы - синең малың. Иреңнең байлыгын урынлы куллан, исраф итмә. Бу да - һөнәр һәм кадер күрсәтә белү.

8. Иреңнең туган-тумачаларына кадер-хөрмәт күрсәт.
Аларга игътибарлы булуың - иреңнең күңелен күрүең. Аларга хөрмәтең - иреңә хөрмәт күрсәтүең. Бу кешеләрнең кыйммәтен һәм кадерен бел.

9. Иреңнең серләрен һичкемгә сөйләмә.
Әгәр сөйләсәң, аны түбәнсеткән һәм сиңа булган ышанычын югалткан булырсың. Шуның аркасында гаилә нигезегез бозылыр.

10. Иреңнең дингә ярашлы әмерен җиренә җиткереп үтә.
Каршылашуың ызгышка китерер һәм гаиләгездән тынычлык китәр.

Шуны да бел: ирең хәсрәтле чакта - шатланып, ул шатланганда көйсезләнеп йөрмә. Тәрбиясезләр генә шулай кыланыр, һәм кылыгың аның хис-тойгысын санламыйсың кебек тоелыр.

Балам! Иреңә никадәр кадер, зур хөрмәт күрсәтсәң, үзеңне шулкадәр сөйдерерсең. Әйткәннәремнең киресен эшләсәң, җәһәннәмдә утын булырсың. Заты шундый төркемнән булган хатыннарның гаиләсе белән җәһәннәмнең аермасы юктыр. Мондый хатыннар белән яшәү - дөньяда ук җәһәннәмгә юл тоту. Ата-бабаларыбыз: "Ирен дәрәҗәләмәгән хатынны йортыңда тотма", дигәннәр.
Балаларыңны нәсыйхәттәгечә тәрбиялә дә Аллаһка тапшыр, кызың булса - үрнәк бул!

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять