Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кили почтальоннарыннан авылдашлары бик канәгать

Газеталарда "еллар буе почтабыз ябык тора, акча аз булганлыктан эшләүче юк" дип еш язалар.

Бездә Аллага шөкер почта бүлекчәсе гөрләп эшли. Акча аз дип тә зарланмыйлар, эш күп дип тә уфтанмыйлар. Зөлфиябез пенсиягә киткәч, Раилә килде. Тәмле телле, ачык йөзле, ялт итеп эшләп йөри. Почта бүлеге җитәкчесе Алсу да бик кешелекле, олыны-олы, кечене-кече итә. Берсе алып берсен куя торган түгел, Нәзирәсе дә, Раилә, Алсу да бик уңган-булган кызлар. Шуңа да почта бүлекчәсенә керәсе килеп кенә тора. Нинди товар кирәк барысын да көнендә үк китереп бирәләр. Сотовыйларга акча саласы булса да, почта кызларына мөрәҗәгать итәбез. Күп кенә хат ташучылар халыкны газетага яздырта алмый тилмерәбез, дип зарланалар. Ә безнекеләр газета-журналларга, шул исәптән "Хезмәт"кә яздырту берни түгел. Район газетасы һәр йортка килеп торырга тиеш, диләр. Кызларның авыр эшләрендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын, үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә тигезлек теләп калам.

Тукай урамында яшәүче N. апа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250