Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кили – районыбызның гүзәл почмагы

Авылыбызны яратабыз, аны ташлап, калага китәсе килми, диләр биредә яшәүчеләр

Районыбызның төрле авылларында булган саен аның һәрбер почмагы матур булуына тагын бер кат инанасың. Табигатьнең күз явын алырлык гүзәл җирендә урнашкан Кили авылыннан да гаҗәеп матурлыкка сокланып кайттык.

Кили авылы күренекле шәхесләргә бай авыл, шундый шәхесләрнең берсе – Нәсимә Ситдыйкова. Ул 1958 елларда башлангыч мәктәпне җитәкли. Шул чорда белем учагын район башлангыч мәктәпләре өчен алдынгы тәҗрибә үзәгенә әверелдерә, аның эш алымнары бөтен республикага пропагандалана. Нәсимә ханыма 1974 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Шулай ук аның улы Рузил дә ТР һәм Россиянең атказанган энергетигы. Үз хезмәтләрендә макталып, уңышлы эшләре белән атказанган булып танылган Ясәви Ногманов, Рашит Ганиев, Габделбәр Әшрәпов, Сәвия Кәримова, Фирдәүсә Шакирова да авылдашларының олуг хөрмәтенә лаек шәхесләр. Төп чыгышлары белән Килидән булган бертуган Равил һәм Камил Таҗетдиновларны да килилеләр яратып, безнеке алар диләр. Быел мәрхүм булган Түбән Кама театры артисты Наил Сәйфетдиновны да безнең горурлык иде ул дип искә алалар (мәрхүмне искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде – З.Ф.).

Нәсимә апа бүгенге көндә олы яшьтә инде. Улы Рамил, килене Резеда тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Әнинең сөйләшә ала торган чагы булса, авыл турында аннан да шәп сөйләүче булмас иде, ди өйдәгеләре. Алай да әлеге йортта авылның тарихы, үткәне, бүгенгесе турында бәйнә-бәйнә сөйләүче тагын бер хөрмәтле шәхес яши, ул Рамил Галимов. Озак еллар авылда газ хуҗалыгы вәкиле булып эшли ул, 24 ел депутат та булып тора, тормыш иптәше Резеда апа да авыл халкы өчен кирәкле һөнәр иясе булган. 37 ел авылда фельдшер булып эшләгән, бүгенге көндә инде икесе дә лаеклы ялда.

– Килинең тарихы 1754 елларга барып тоташа, аңа шул вакытта нигез салынуы билгеле, – дип сүзен башлады Рамил абый. –  Башта биредә марилар яшәгән. Авылыбыз исеменең килеп чыгышы да бик кызыклы. Авылга иң беренче булып килеп төпләнгән кешеләрнең җитәкчесе Киле исемле булган, авылны шуның истәлегенә Киле иле дип атаганнар, тора-бара ул Килигә әйләнгән. (Тарихи чыганак-ларда күренгәнчә, авылның атамасы буенча икенче фикер дә бар һәм ул авыл халкының шөгыль-һөнәре белән бәйле. Имеш, Кили кешеләре агач эшенә оста булганнар, ул чор өчен гаять әһәмиятле булган киндер туку станоклары өчен киле ясап сата торган булганнар, исем әнә шул «киле» сүзеннән алынган – З.Ф.). Бүгенге көндә авылыбызда Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең сыер фермасы, мактаулы эшләре белән районыбызга танылу алган техника паркы, мастерское, амбары бар. Машина-трактор паркында күп еллар Габделбәр Әшрәпов җитәкчелек итте. Быел ул лаеклы ялга чыкты һәм эшен ышанычлы кулларга – Наил Гарифуллинга тапшырды. Амбар хуҗалыгында Пүскән авылыннан  бик тырыш Ансар Шәйхетдинов эшләде, хәзер инде аның урынында Госман Мөхәммәтгалиев матур нәтиҗәләр күрсәтә. Мәдәният йортыбыз эшләп килә һәм аны озак еллар Халидә Гарифуллина җитәкли. Шул ук бинада китапханәбез бар, анда башта Миләүшә Мәннапова эшләде, бүгенге көндә инде Нурсия Шаһидова хезмәт куя. Башлангыч мәктәбебез бар, ләкин анда нибары бер бала белем ала. Ә менә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар саны әле аз түгел, унҗиделәп. Фельд-шер-акушерлык пунктына Чапшардан Альбина Ильясова килеп эшли. Шәхси кибетебез бар, кибетчеләрнең эшеннән бик канәгать булып, эшләгәннәренә сөенеп яшибез. Чөнки хәзер кибетсез яшәгән авыллар да бар бит. Шулай ук авылыбыз башында Кили урманчылыгы урнашкан.

Мөселман авылларының йөзе булган мәчетебез бар, шөкер, аннан биш вакыт азан әйтелә. Бүгенге көндә җомга намазларына 15-17ләп кеше йөри, яшьләрнең дингә тартылуы да сөенечле хәл. 2016 елдан авылыбыз имамы булып Мәгърүф Мөхетдинов тора, мәэзин вазифасын Мөнәвир Нуриев башкара.

(Дәвамы киләсе санда).

Шәйхетдиновлар авылның хөрмәтле гаиләсе. Өлкәннәр Зөлхәбирә апа белән Габдулла абый уллары Рашит, киленнәре Фидәлия тәрбиясендә, оныклары Әдилә, игезәкләр Алмаз-Алисә, Зилиянең шат авазында матур картлык кичерәләр. Шәйхетдиновларның олы кызлары Әдилә (сулдан өченче) республика буенча БДИны татар теленнән тапшыручы бердәнбер чыгарылыш сыйныф укучысы булып танылды. Чишмәләр авылның йөзек кашлары булып торалар. / Фотолар: Зәлия фәйзрахманова, «Хезмәт».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы