Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кили урманчылыгы агач үстерү юнәлешендә уңышлы эшли (+фоторепортаж)

Фәргать Фатыйхович: "Кили участогындагы теплицада төрле агач һәм куаклар үстерәбез, бүгенге көндә алар шау чәчәктә".

Кили авылын бизәп торган тагын бер тармак турында сөйләп үтәсе килә, ул Арча урман хуҗалыгына керүче Кили урманчылыгы. Авылга кергәндә бик матур җирдә урнашкан әлеге урманчылыкның башкарган эшләре дә зур игътибарга лаек. Бүгенге көндә биредә урманчылар Фәргать Һадиев, Марсель Низаметдинов, Равил Низамов, Фәргать Әкбәров, Илшат Хәкимов, Алексей Копаров, питомникта эшләүчеләр Нурания Гыйлемханова, Руфия Хәбибуллина, производство җитәкчесе Гөлназ Гыймадиева, тракторчы Рәфыйк Камалов хезмәт куя.

Агач үстерү юнәлешендә уңышлы эшләп килүче Кили урманчылыгының эшләре хакында җитәкче Фәргать һадиев белән сөйләшеп уздык.

– Ел да безнең алга нарат күркәсе җыеп тапшыру буенча план куела. Аны җыеп тапшырганнан соң эшкәртәләр һәм безгә орлыгы кайта. Быел 55 сутый җиргә 24 килограмм орлык чәчтек, аны ике ел үстерәбез дә, аннан инде яр буйларына (ныгыту өчен) һәм урманга утыртабыз. Утыртканнан соң да 6-7 ел карап торабыз, кирәк җирләргә яңаларын утыртып чыгабыз. Кили участогындагы теплицада төрле агач һәм куаклар үстерәбез. Бүгенге көндә алар шау чәчәктә, – дип башкарган хезмәтләре турында сөйләп узды Фәргать Фатыйхович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урманчылык урман хуҗалыгы Кили урманчылыгы