Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Килилеләрдән үрнәк алыгыз

Чишмәләрнең ташландык хәлгә килүләре турында безгә еш язалар. Авыллардагы чишмәләрне район хакимияте вәкилләре яки җирлек җитәкчеләре төзекләндерергә тиеш дип саный халык. Бу алар тарафыннан үтәлергә тиешле бер амәнәт кебек кабул итәләр аны.

Соңгы елларда халыктан җыелган үзара салым акчасына чишмәләр дә төзекләндерелә башлады үзе. Әнә, Кили халкыннан үрнәк алырга кирәк райондашларга, читтән җавап көтеп, ярдәм өмет итеп тормаганнар, үзләре кабаттан бер булып күтәрелеп, һәр хуҗалыктан акча җыеп, авылдагы чишмәләрен төзекләндерү эшләрен башкарганнар. Ата-бабалар рухын саклап, гасырлар дәвамында халыкка хезмәт иткән чишмәләрне торгызалар, төзекләндерәләр алар.
Рамил Галимов Тукай урамы халкы белән бер булып, тау итәгендәге "Ногман бабай" чишмәсен сафка бастырган. Ә Дилбәр Муллагалиева гаиләсе һәм күршеләре белән "Дилбәр" чишмәсенә яңа сулыш өргән. Өченче чишмәне төзекләндерүдә авыл яшьләре - Нариман һәм Яңа урамнарда гомер итә башлаган Сәяр Шәйхетдинов белән Илфат Әсхадуллин башлап йөргән.
Алар бер чакрым ераклыктан агып килүче саф сулы чишмәнең торбаларын алмаштырып, игелекле гамәл башкарганнар. Әлеге эшкә авыл халкы да бик теләп кушылган. Һәр хуҗалык 1әр мең сум күләмендә ярдәм иткән, Сәяр үзе генә дә 10 мең сум акчасын кызганмаган. Менә шундый булдыклы егетләре, бердәм халкы булганда Кили авылы чишмәләре җырлый-җырлый агалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250