Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Килинең күрке – чишмәләр (+ фоторепортаж)

Чишмәләрдән авыл халкы гына түгел, башка җирлекләрдән килүчеләр дә рәхәтләнеп су ала

«Кече авылдан зур ватанга» проекты кысаларында Кили авылы һәм аның тарихы турында алдагы газетабызда язып үткән идек. Әлеге авылның үзенчәлекле ягы булып, чишмәләргә бай булуы да тора. Яшь гаиләләрнең авылда төпләнеп калулары, күпбалалы гаиләләрнең күп булуы да игътибарга һәм хөрмәткә лаек.

– Авылыбыз чишмәләргә бик бай авыл һәм соңгы елларда аларга авылдашлар тарафыннан игътибар артып, һәрберсе төзекләндерелеп, икенче сулыш өрелде. Урамыбызның икенче очында авылны су белән тәэмин итә торган чишмә бар. 6-7 җирдән чыккан чишмәләрне бер урынга туплап, авылны су белән туендырырлык итеп, үзара салым акчасына зур эш башкарылды һәм аның башында авылыбыз старостасы Габделбәр Әшрапов белән авылыбыз депутаты Сәйяр Шәйхетдинов тордылар. «Дуслык» чишмәсен дә Габделбәр Әшрапов, Сәйяр Шәйхетдинов һәм авыл халкы тырышлыгы белән төзекләндерә алдык, Әфганстанда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Фердинанд Нәфыйков тырышлыгы белән «Тукай чишмәсе»нә икенче сулыш өрелде, мәчет астында урнашкан чишмәбез дә бик матур итеп ремонтланды, Тукай урамының аскы башында «Ногман бабай» чишмәсе бар, аны да тау артыннан халыкка уңайлы урынга күчертеп, төзекләндерә алдык. «Муллахан» чишмәсен мәрхүмнең кызы белән кияве тәрбияләп торалар, Новая урамында тагын бер чишмәбез бар. Аны шул урам халкы инициативасы белән читтән китерттек. Хәзер һәркайсыннан авыл халкы гына түгел, башка җирлекләрдән килүчеләр дә рәхәтләнеп су ала.

Зиратны елга ике мәртәбә өмә ясап, чистартып, төзекләндереп торабыз. Үзара салым акчасына авылыбызда күп кенә эшләр башкара алдык, әлеге программа бетмәсен, эшләсен иде, чөнки киләчәккә планлаштырган эшләр дә әле аз түгел. Әлеге акчаларга Нариман һәм Новая урамнары юлларына вак таш түшәлде, балалар бакчасына бара торган юлга тротуар салынды, балалар мәйданчыгы төзелде. Ә инде әле планлаштырган эшләргә Тукай урамының аскы ягына кергәндәге борылышны киңәйтү керә.

Ватсапта авылыбызның төркеме бар. Проблемаларны шунда уртага салып сөйләшәбез. Авыл халкы үз фикерен җиткерә, авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов безнең фикерләрне тыңлаганнан соң үз сүзен әйтә. Авыл өчен дип тырышып эшли торган башлык ул. Без аның эшеннән бик канәгать. Иганәчеләр табып, Өлкәннәр көне һәм 9 май алдыннан авылыбыздагы тыл ветераннарын хөрмәтләп, күчтәнәчләр өләштеләр. Бүләгеннән бигрәк ихтирам итүләренә, игътибардан читтә калдырмауларына бик рәхмәтле булдылар өлкәннәр, – дип авыл тормышы белән таныштырды Рамил Галимов.

Авыл халкының төп эше булып, кош-корт, мал-туар үрчетү тора. Шулай да соңгы елларда авыл халкы мал башын арттырмаган. Элекке елларда көтүгә 147-150ләп мал йөрсә, быел инде аларның саны 47 генә. Алай да күпләп мал асраучылар бар: Гөлнур-Илшат Шәйхетдиновлар, Фидәлия-Рашит Шәйхетдиновлар, Резеда-Ислам Кәбировлар, Гүзәл-Фәнис Хафизовлар. Үз эшләрен булдырып, төрле өлкәләрдә үрнәк алырдай оста куллы кешеләр дә яши биредә. Районыбыз Сабантуйларында Карадуганнан Рашит Сәгъдиев йөри торган җигүле атның каретасына кемнәр генә сокланмый икән. Ә бит аны Килидә яшәүче Илһам Шәрәфиев ясаган. Андый матурлыклардан тыш, ул әле капка-койма һәм дә чардуганнар да ясый. Фәнис Хафизов иртә яздан кара көзгә кадәр тракторы белән авыл халкының барлык эшен башкара. Умартачы һөнәрен уңышлы башкарып килүчеләр дә бар, алар – Ясәви Ногманов, Рафил Хафизов, Рафил Ногманов.

Авыл гөрләп яши, чөнки биредән яшьләр калага китми, ә яңа урамга өй салып, башка чыга. Новая дигән урамдагы йортлар берсеннән-берсе матур, заманча. Авыл урамнарында балалар гөрләшә, димәк, әле авылның да киләчәге өметле, шөкер. Өчәр-дүтәр бала үстерүче гаиләләр дә бар: Резеда-Ришат Ганиевлар, Фидәлия-Рашит Шәйхетдиновлар, Алсу-Раузит Нәҗмиевлар, Резеда-Җәлил Гариповлар, Миләүшә-Халит Хәбибуллиннар, Ләйсән-Фирдүс Хәйруллиннар, Миләүшә-Илнар Мифтаховлар, Ләйсән-Рафил Ногмановлар, Зөһрә-Сәйяр Шәйхетдиновлар.

Шәһәргә караганда авылыбыз матурырак та, күңелгә якынрак та дип яшәүче авыл халкы булганда, балалар бакчасында сабыйлар тавышы гөрләп торганда, авыл яшәячәк әле. Гүзәллеге белән әсир иткән авыл киләчәктә дә матур итеп яшәсен, авыл халкы һәрчак бердәм булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кили авылы