Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елга планнар яңара

- Үзара салым акчасына тагын ниләр эшләп була? Ә эш җитәрлек.

Бөрбаш авылының Кадермәт дигән коры елгасында әле эш бетеп тә җитмәде бугай, шуңа да карамастан, Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Алан авылы халкы киләсе елга планнар кора. - Үзара салым акчасына тагын ниләр эшләп була? Ә эш җитәрлек. Менә быел Алан авылы юлына таш түшәделәр, Сәрдегәндә балалар өчен спорт мәйданчыгына нигез салып, җир документларын эшләп куйдылар. Әйткәнебезчә, Кадермәт елгасын чистартып, коры агачлардан арындырып, җыеш тырып, ялт иттергәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин белән элемтәгә кергәчтен дә, Алан авылында булып чыктылар. Депутатлар, активистлар белән җыелачак салым акчасына тагын нәрсәләр эшләп буласын карап йөрешләре икән.

- Җирлектә төрле кеше бар, кайсы аңлый, кайсы аңларга теләми. Әмма очрашып сөйләшкәндә, салым акчаларының дәүләт тарафыннан дүрт мәртәбә арттырылып кайтуына төшендерсәң, эшләгән эшләрне дә барлап күрсәтсәң, каршылыклы фикерләргә юлыкмыйсың. Бөрбаш авыл җирлегендә яшәүчеләр, аңлы, укымышлы, заманча шартларда яшәүгә яраклашкан. Шуңа күрә уңайлыклар тудырылуга алар шат кына.

Салым акчаларының максатчан кулланылуы Бөрбаш җирлегендә яшәүчеләрнең күз алдына. Шуңа да алар референдумда каралган 500 сум акчаны үзвакытында бирәләр, “Салымнарны вакытында бирик, бер урынына дүрт булып кире әйләнеп кайтасы да бар бит әле аның”, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым