Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кирәксезгә калмыйм дисәң...

Җитәкче өчен пенсиягә чыгу - үзе олы сынау. Дөрес, эштән туктауны гади эшче дә авыр кичерә диләр анысы. Коллективтан, җәмгыятьтән аерылу беркемгә дә җиңел түгелдер. Тикмәгә генә, пенсиягә чыгу - кирәксезгә чыгу, димиләр. Килешәсездер, нәкъ менә шул кирәксезлек дигәне җитәкче өчен икеләтә сынауга әйләнә дә инде.

Сер түгел, кулында дәүләте, власте булган кешегә барысы да ярарга, яраклашырга тырыша, ә инде кәнәфидән төшүгә, кайчакта, кызганычка, аның бөтен яхшылыклары онытыла, ул үзеннән-үзе арткы планга күчә. Сынмас җирдән сынарсың да, теләмәсәң дә, "үз кабыгыңа" бикләнерсең... Тормышта гыйбрәтле мисаллары булса да, шөкер, районыбызда икенче төрле язмышлы кешеләребез күбрәк. Димәк, туган якта эшләүләрен, пенсиягә чыккач та, башка беркая качып китеп булмасын, шушы кешеләр арасында яшәргә кирәк булачагын истә тотып эшләгәннәр. Кеше арасына кыенсынмый чыгар, элекке кебек аралашыр өчен, "Якты юл"ның данлыклы элекке рәисе Хәмит абый Гәрәев әйткәндәй, авылдашларың алдында йөзең ак булырга кирәк. "Беркемне унбиш тәүлеккә утыртмадым, суд юлында йөртмәдем",-- дип гомере буе шөкер итте ул. Лаеклы ялга чыгуга, кордашлары, мәчеткә йөрүчеләр сафына кушылды. Нормадан Рәфкать абый Нигъмәтуллин, Смәелдән Солтан абый Фатыйхов, Салавычтан мәрхүм Габделхак абый Латыйпов, Балтачтан Гарифҗан абый Мөхәммәтшин, Хәкимулла абый Сибәгатуллин, Дамир абый Габдрахманов, Илдус абый Нигъмәтуллин, Фәләхетдин абый Гарәфетдинов, Чепьядан Петр Григорьевич Черновлар... - бүген мәчет, чиркәү ишеген ачып керүнең нәкъ менә кешеләр белән аралашуның дәвамы икәнен аңлаган элекке җитәкчеләребез шактый. Үткән елларның "кайтаваз"ы да, ахры, ул.
Фото: medkrug.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250