Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кирәмәтнең горурлыгы әгәр исән булса, Азат Зыятдиновка 80 яшь тулган булыр иде (+фоторепортаж)

19 гыйнвар көнне гаҗәеп күркәм, җыйнак Таузар авылының мәдәният учагы җыр-моңга күмелде, күркәм шәхесләрне, Таузар авылы халкын үзенә җыйды.

Мәшһүр шәхес Азат ага Зыятдинов кабызган учак ул, инде ябыла дигәндә башлангыч мәктәпне саклап калып, мәктәп белән бергә клубны, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына урнаштырып, бер комплекс итеп нәкъ менә  Азат әфәнде эшләтте аны. Шуңа да, авыл өчен гаять тә әһәмиятле булган бина стеналарында Азат аганың җан җылысы, күңел нуры саклана. Әлеге бина каршына ук сугыш кырларында катнашкан һәм дә мәңгелеккә ятып калган таузарлыларның исемнәрен мәңгеләштергән обелиск тора. Аны да Азат Шәймуллович эшләтте. Авыл юлларын да ул яхшыртты, төзекләндерде. Таузарлыларның кайсы белән генә сүз башлама, алар Азат абыйга карата һәрчак җылы сүз әйтер, аны сагыныр, әле исән булса... дип тә өстәр. Шуңа да бу кичәне Азат ага рухына дога кылып башлау бик тә урынлы булды. Изге дога белән башланган кичә матур гына башлангыч алып, эзлеклелек белән дәвам итте. Ихлас күңелдән искә алулар киңкырлы эшчәнлеккә ия шәхес буларак күңелләргә кереп калган мәрхүм Азат ага рухына изге дога булып барып ирешсен. Ул башкарган хезмәтләр, аның биографиясе, олуг исеме яшь буын күңелендә мәңге саклансын. Кем ул олуг шәхес дигәндә, Азат Зыятдинов – Татарстан Республикасының Атказанган химигы, профессор, техник фәннәр докторы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты, әгъза-мөхбире, туган ягыбызның игелекле, рәхимле улы, Таузар авылының кадерле баласы.

Азат Зыятдинов Таузар авылы егете булса да, аның бар гомере, мәртәбәле хезмәт еллары татар сәнәгәтен, нефть-химиясе эшчәнлеген дөньяга таныткан Түбән Кама каласы белән бәйле. Азат әфәнде Түбән Каманың мактаулы гражданины, җирле халык өчен, милләте хакына игелекле эшләр кылган, кала тарихында тирән эз калдырган шәхес. Мәскәүдә аспирантура тәмамлап, фән кандидаты булган егет Түбән Кама каласындагы химкомбинатта  каталитик синтез лабораториясе ачып, аның җитәкчесе була. Яшьләрнең биредә күпләп эшләгән чаклары... Барысы да диярлек әдәбият-сәнгать, мәдәният өлкәсендә кайный. Татар зыялылары белән даими очрашулар оештырган “Җидегән чишмә” берләшмәсе – шуның берсе. Аның даны еракларга тарала, берничә буын түбәнкамалыларга зывыклылык-зыялылык үрнәге булып тора. Ә берләшмә  үзәгендә Азат Шәймуллович үзе кайный. Һәм гомере буе милләте өчен уйланып, борчылып яши – галимлек хезмәтеннән тыш, башкарган иҗатында – кылдан нечкә шигъри җанында    татар халкына, хөрмәт иткән каласына, газиз туган ягына  булган мәхәббәте ярылып ята. “Миндә гомер буе халкыма күркәм эш эшләп, аның дәрәҗәсен күтәрү теләге, ягъни матур милләтчелек дәрте булды”, дигән канатлы  сүзләре  истәлекләрдән җуелмый. Алты бала тәрбияләгән гаиләдә, әтисе Шәймулланың гармунда уйнаулары аның күңелендә җыр-моңга, шигърияткә нур булып керергә этәргәндер, мөгаен. Бүгенге көндә Түбән Камадагы искиткеч матур, затлы каланың иң күркәм бизәге саналган Үзәк мәчет тә Азат абыйдан калган кадерле истәлек. Аны салуны оештыручыларның берсе – Азат Зыятдинов үзе. Мәчеткә кала түреннән иң яхшы җирне яулап алу өчен аз көрәшмәгән ул. Түбән Кама каласыннан килгән кунаклар –“Танеко” җәмгыятенең техник директоры, техник фәннәр кандидаты Илшат Сәлахов, Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Марсель Таһиров, “Җидегән чишмә” берләшмәсе вәкилләре  һәм башка кунакларның чыгышлары югарыда әйтелгәннәргә чын мәгънәсендә дәлил иде. Ә инде туып-үскән җиренә рәхимле булуда әнисенең төпле киңәше һәр изге эшкә фатиха биргән. – “Туып-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!” Бу Азат Шәймулловичның газиз әнкәсе әйткән сүзләр. Һәм улы аңа гомере буе тугрылыклы калган, ана киңәшен аяк астына салмаган, шуңа да  олуг шәхесебезнең һәр сүзе үтемле, башкарган хезмәтләре уңышлы, бәрәкәтле булып, районыбыз тарихы битләрен бизи.

“Безнең әтиебез  менә дигән әти, менә дигән ир, менә дигән бабай була белде”, – ди кичәнең кадерле кунаклары Азат аганың гаиләсе. – Ул безгә һәрчак маяк булды, аңардан үрнәк алып яшәдек. Гомеренең һәр мизгелендә ул халкым, туганнарым, авылдашларым дип янды, туган илем, Татарстаным дип яшәде”. Моның шулай икәнлеген мәдәният йортына килеп керешкә үк каршы алган, – Азат абый хөрмәтенә ясалган стенд-күргәзмә үк тә бәян итте.

Әгәр исән булса, Азат Зыятдиновка 80 яшь тулган булыр иде. Аның күркәм юбилее нәкъ әлеге кичә кебек, үзе теләгәнчә, җылылык бөркүче бер аралашу кебек, хатирәләр уртаклашып үтәр иде. Һәм нәкъ тә менә Таузар авылында үтәр иде. Бәхетле син, Таузар! Бәхетле итүче улларың белән Бәхетле! Сакла син шушы Бәхетне! Азат ага кебек авылдашларыңны күңелеңнән җуйма! Инде арабызда булмасалар да онытма, онытырга ирек куйма, хәтерләрдә гел яңартып тор. Районыбыздан чыккан, туган авылын йөрәк түрендә йөрткән, аның яшәешен саклап калу өчен йөрәге белән көрәшкән Азат ага кебек асыл улларыбыз онытылырга тиеш түгел. – Таузардагыдай Кирәмәт тауларының горурлыгы бит алар.

Дүртенче сыйныфта яхшы укыган өчен Казанга барган кечкенә малай чын корабльне күргәч, хыялын диңгез белән бәйләргә, капитан булырга хыялланган. Әйе, аның хыял канатлары шул вакытта ук ныгып калган, чөнки Азат ага фән корабы капитаны. Галим 170 тән артык фәнни хезмәт, 100дән артык уйлап табу һәм патентлар авторы.

Римма НИЗАМИЕВА,
Таузар башлангыч мәктәбе директоры.
Зөлфия ШАКИРОВА,
журналист.

Фото: З.Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азат Зыятдинов