Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киңәшле эш таркалмас

Соңгы елларда районыбызда эшмәкәрләр белән очрашулар еш була. Кемдер бу очрашуларны бик кирәк дип таба, кемдер үзен кызыксындырган сорауларга тулы җавапларны ала алмадым, дип нәтиҗә ясый.

Ничек кенә булмасын, һәр өлкәдә фикерләшеп эшләү максатка туры килә, халыкта юкка гына киңәшле эш таркалмас, дигән әйтем барлыкка килмәгәндер.

Мәдәният үзәгендә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән чираттагы очрашуның көн тәртибенә күп сораулар тупланган иде. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин кереш сүз белән ачып җибәрде. Киңәшмә эшендә республика җитәкчелеге, төрле өлкәләрдә күзәтчелек итү оешмалары вәкилләре катнашуы туган сорауларны урында хәл итәргә мөмкинлек тудырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Балтач» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Таһир һадиевның бу очрашуда кунак буларак кына түгел, ә күрше районнардан эшләре өлге итеп алырлык эшмәкәрләрне туплап алып килүен, эшлекле чыгышын аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Агросәнәгать комплексы өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган программалар турында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов таныштырып узды.

Салым турындагы законнардагы үзгәрешләр белән Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Фаил Нигъмәтҗанов чыгыш ясады. Соңыннан, кече һәм урта бизнес вәкилләренең һәрберсендә салымнар турында сорауларның күп булуын исәпкә алып, алар өчен районда аерым кабул итү көне булдырачакбыз, дип ышандырды.

Эпидемиологик хәл турында Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова бәян итте.

Без яратып эчә торган чәйне авыл шартларында ясап, бу эшнең үз-үзен акларлык һәм табышлы итеп оештыру турында Лаеш районыннан Рамил Яруллин чыгыш ясады. 2-3 кеше бергәләшеп башлаган эш хәзер 98 кешене коопертивка берләштергән. Һәр төбәктә, шул исәптән бездә дә бакчаларда чүп үләннәре урынына төрле хуш исле үләннәр үстереп, сизелерлек табыш алу мөмкинлеге бар икән бит.

Безнең күзлектән караганда, авылда кәҗә-сыерны, ат-бозауны акчага кемгә күрсәтеп булсын инде, дигән фикерләвебез дә мантыйкка туры килеп бетмәгәненә дә инандык. Биектау районы Яуширмә авылыннан килгән Габделәхмәт Котдусов иң авыры төрле терлек, кош-корт тәрбияләү түгел, читтән килгән туристлардан нәкъ менә аны күрсәткән өчен акча алуы булды, дип чыгыш ясады. Кирәк булгач, анысы да эшләнә икән, хәзер инде бу фермер хуҗалыгына шәһәрләрдән, районнардан төрле хайваннар, нәселле тавык-чеби, каз, тәвә кошларын карарга, йомыркаларын алырга килүче туристларның саны елга меңнәр белән исәпләнелә.

Сөт җитештерү, аны дәүләткә сату акчалы тармак булса да, сыйфатлы сөтне җыеп, аны эшкәртеп, кулланучыга тәкъдим итү тагын да отышлы булуын Кама Тамагы районыннан Алмаз Насыйров үзенең чыгышында саннар белән дәлилләп узды. «Камамбер» исемле ширкәт оештырып, базарда үтә торган берничә сорт сыр җитештерү белән шөгыльләнәләр икән монда. – Иң зур уңышыбыз – җитештергән сырларны федераль сәүдә кибетләрендә сата ала башладык, – диде ул. Бу зур җаваплылык та, сыйфатның югары булуын да сорый, дип искәртте һәм үз чиратында районыбызның сөт җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлеген әйтеп узды.
Күрше Саба районы Шәмәрдән бистәсе кызы Тамчыгөл Вәлиева безнең өчен яңа юнәлеш – авыл туризмы белән «авырый» икән.

Үҗәтлек, тиешенчә фикерләү, район оешмаларының ярдәме булганда бу эшне җайга салырга була икән. Район авылларын, музейлар, җитештерү тармакларын туристларга кызыклы һәм шул ук вакытта акча түләрлек итеп таныштыру юнәлешен районыбызда да эшләмәслек түгел бит, бары иренмичә, бу эшкә алынучы гына кирәк.

Очрашуда үзләренең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашучылар районыбыз эшмәкәрләре белән якыннан аралашырга килештеләр.
Районыбызда кече һәм урта бизнес вәкилләре белән уртак тел табып эшлибез, ярдәм кирәк булса, ниндидер сораулар туса, без фикерләшергә аңлашырга әзер, дип йомгаклады бу киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек эшмәкәрләр белән очрашу