Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китәк кызы Кристина Разия булып яшәде

Урамыбыз күрке ул безнең

Бөрбаш авылында 95 яшьлек Шәяхмәтова Кристина Романовна яши. Кукмара районының Китәк авылы кызы 1953 елда татар авылы Бөрбашка килен булып төшә. Килен булып килгәннән бирле Разия дип йөртәләр аны. Хәләле Сабирҗан белән бергә 62 ел тигез, матур гомер иткән әбекәй. Картының үлеменә дә сигез еллап бар икән инде. Тормыш иптәшен Сабирҗан абыйны Разия апа бик җылы истәлекләр белән искә ала, бик булдыклы иде, матур итеп яшәдек, 6 балага гомер бирдек ди. Бүгенге көндә 6 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Әбекәй гомер буе совхозда эшләгән. Авыр еллар газабын үз җилкәсендә күтәргән, сугышын да күргән, юклыгын-михнәтен дә татыган. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга килүчеләр арасында хуҗалык вәкилләре булуын да күреп сөенде әбекәй, район җитәкчелегенә рәхмәтле булды, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллинның, җирле җитәкчеләрнең ихлас котлауларына куанды.

Тыл ветераны Разия (Кристина) Романовна Шаяхмәтова Рәсәй Президентының котлау открыткасын инде икенче тапкыр алу бәхетенә ирешкән бәхетле ана, онык-оныкчыкларга бай әби, тәрбияле тыныч картлыкка ирешкән хөрмәтле шәхес. «Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, бар рәхәтлек картаймыш көнемә калган. Мин бик бәхетле, тынычлыкта, тәрбиядә яшим», – дип шөкерана кыла Разия апа.

Разия әбине күршеләре дә бик ярата. «Урамыбыз күрке ул безнең, гомер буе бик тырыш булды, үрнәк гаилә булып яшәделәр», диләр аның турында, 100 яшькә кадәр яшәргә язсын дип телиләр. Бер як күршеләре туган көне хөрмәтенә мич коймаклары да пешереп керткән. «Дус-тату яшәргә кирәк,– ди әбекәй. – Якыннарыңа әйтәсе килгән авыр сүзләрне эчеңдә калдыр, әйтмә, йөрәкләрен яралама», дип өйрәтә. Өлкән юбилярыбызга әле киләчәктә дә күркәм картлыгының озак еллар дәвамлы булуын, хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр