Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китап язып, сыер савып районныӊ «Почетлы гражданины» булып буламы? (+фото)

 Әйе, дип уӊай җавап әйтә алабыз. 2019 елда районныӊ «Почетлы гражданины» исмеменә Түнтәр авылында гомер кичерүче, озак еллар мәгариф өлкәсендә җитәкче, эзләнүчән пелагог, төбәк тарихын тирәнтен өйрәнүче һәм аны пропагандалаучы, китаплар авторы  Рәфхәт Зарипов тәкъдим ителде һәм район Советы депутатлары бу кандидатура белән килештеләр.

 34 ел терлекчелек өлкәсендә эшләүче, бүгенге көндә «Смәел» хужалыгыныӊ фермасын җитәкләүче Алсу Гарифҗанова кандидатурасы да депутатлар тарафыннан уӊай бәяләмә алды. Төрле мактаулы исемнәре һәм дәрәҗәләре булган Алсу Мәгъсүм кызы эшенеӊ чын остасы, үзенеӊ коллективын бердәм итеп тәрбияли һәм алар югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Моннан 4 ел элек тәүлегенә 4-6 тонна сөт җитештергән фермада бүген көндәлек савым 16 тоннадан артык китә.

 Исегезгә төшерәбез, Балтач районыныӊ «Почетлы гражданины» исеме 2011 елда гамәлгә кертелгән иде, бу елга кадәр 26 райондашыбыз шушы мактаулы исемгә лаек булды. Алар арасында авыл хуҗалыгы тармагында, социаль өлкәдә эшләүчеләр, эшмәкәрләр, атаклы спортчылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев