Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханәчеләр көне җитә , кайчан икәнлеген беләсезме?

Бүгенге техника заманында 21 гасыр китапханәчесе нинди?

“Китап укып елый алганның күңелендә булмый каралык!”( К.Насыйри)

Вакыт үтә башлагач кына бу сүзләрнең чынбарлыкка ни дәрәҗәдә якын икәнен аңлый башлыйсың икән. Күңеле белән яктылыкка,матурлыкка, аң-белемгә тартылган бу кешеләр әйтерсең лә, дөньяның керсез үзәген табып, кадерле укучысына да шул илаһи күркәмлекне тапшырырга тырыша сыман.

   Җиһаныбызның яшеллеккә күмелгән мәлендә 27 май -китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге техника заманында 21 гасыр китапханәчесе нинди? Әлбәттә, Wi-Fi, Online,гаджитлар заманында да әлеге һөнәр үз актуальлеген югалтмый. Киресенчә,мәгълүмати яктан караганда ул үз статусын булдырган тармакларыбызның берсе. Ни дисәң дә, тарихи язмалар яза башласаң да, борынгы елъязмалар кирәк булса да, архивтан гына табып була торган сирәк очрый торган мәгълүматларны алу өчен дә бирегә мөрәҗәгать итәсең. Җанга тынычлык алу  өчен биредә нинди төрдә телисең,шуның хәтле китап алып уку мөмкин ,мәңгелек рухи байлыкны миңа калса шушында табасың. Бу тарафтан, районыбызда эшләп килүче үзәк китапханәбез дә даими рәвештә алдынгы юллар буенча гына атлый. Әйтик,  Электрон картотекалар, презентацион эшләр, төрле технологик җайланмалар белән эшләү дисеңме,райондашларыбызның һәркайсында диярлек булган бердәм уку билетлары белән кызу эш темпы-болар барысы да китапханәчеләребезнең эш алымнарында бик теләп  кулланыла.  Үз эшләреннән тыш, китапханәчеләребез райондашларыбызны даими рәвештә кызыклы, эчтәлекле, үзгә бер җылы караш белән сугарылган чаралар белән сөендереп кенә тора.  Күптән түгел генә  Рәсәй күләмендә үткәрелгән “Китап тылсымы”дип аталган библиотөн  акциясендә катнаштык. Китап укучыларыбыздан җылы фикерләр, матур сүзләр ишетү, әлбәттә, без, китапханәчеләр өчен күңелгә зур шифа алу белән тиң булды.  Моннан тыш, китапханәбез һәрвакыт төрле конкурсларда зур җитезлек күрсәтә. Шушы тырышлыгыбызны бәяләп, Татарстан Республикасы мәдәният бүлеге министрлыгыннан диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләндек. Йортыбызның җылысын-китапханәбезне икенче төрле шулай дип атасаң да һич ялгыш булмас, ару-талуны белми, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмчел олы йөрәкле җитәкчебез әйдәп бара. Чыннан да, Резида Мөдәрис кызы Зарипованың хезмәте тиңсез һәм бәһасез. 32 филиал китапханәченең, шул ук вакытта үзәк китапханәдә хезмәт куючыларның да әниләре, юл күрсәтүче әйдәп баручысы да  ул!

      Сүз дә юк, китапханәче, урамнан кереп килгән гади кеше генә түгел. Ә үз эшенең остасы, ул шул ук вакытта психолог та! Китап укучың синең каршыңа килеп басканда берни сөйләшми, кәефсез торып та, китап алып киткәндә елмаеп, һичьюгы, синең белән үз итеп сөйләшеп, дустанә мөнәсәбәттә китә икән-димәк, син үз эшеңне булдырдың дигән сүз! Ә шулай да, замана белән бергә атлаучы китапханәче турында сүз йөрткәндә ул универсаль икәнен дә бик яхшы беләбез. Бүген ул китаплары арасында елмаеп басып торучы китап алиһәсе булса, иртәгә ул (авыл җирлекләрендә хезмәт куючыларыбыз турында авт.) чыгып печәнен дә чабарга, мал-туарын да ду китереп тәрбияләргә мөмкин. Яңгырмы-җилме, үз һөнәренә тугры китапханәче яраткан китап укучысын китаптан өзми, бу аеруча да өстәмә (передвижка) китапханәләр белән эшләүчеләр турында . Кекчкенә капчыклар белән китапханәсе булмаган авылларны китап белән тәэмин итү дә төп китапханәләргә йөкләнгән. Әлбәттә, биредә әлеге һөнәр ияләрен бар яктан да ачып бетереп булмый. Шулай да: нәфис сүз остасы, акыл иясе һ.б. төрле сыйфатларны үзендә туплаган бу  матурлык дөньясына алып керүче хезмәттәшләремә һөнәри бәйрәмнәре алдыннан иң изге теләкләрне генә телисе килә. Китапханәче эшенең нечкәлекләренә төшенеп карасаң, аның җаваплы, зыялы, тырышлык таләп иткән хезмәт булуына ышанасың.

Зилә Ильязова,

китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә