Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көне кояшлы, күңелләр шат – сайлауга бәйрәмгә баргандай килделәр

1068нче номерлы Норма авылы сайлау участогында тавыш бирүләр әйбәт кенә үтте. Өлысы-кечесе килә тора, ипләп кенә сайлый торды. Биредә 887 сайлаучы, көннең яртысында шуның яртысыннан артыгы тавыш бирде.

10 кеше әле сайлауда беренче мәртәбә генә катнашучы яшьләр. Норма авылыннан 69 яшьлек Рәфыйк ага Фәхретдинов инде сайлау участогы ачылуга ук үз тавышын биргән - "нинди генә сайлау булмасын, иң беренче сайлаучыбыз ул безнең", диләр комиссиядәгеләр аның хакында. Иң яшь сайлаучы - Рәсим Шакиров, аңарга тәүге тапкыр сайлауга килүен исәпкә алып, ручка белән калын дәфтәр бүләк иткәннәр. Андый бүләкләр әле тагын үз ияләрен көтә.
"Бездә сайлаучылар бердәм йөри, барысы да теләп килә, күреп торасыз, нинди дустанә мөнәсәбәттә каршы алабыз, участокта рәхәт атмосфера хөкем сөрә",- ди комиссия секретаре Лилия Шәйхетдинова. Урамда музыка тавышы җөмһүриятебездә сайлаулар икәнлеген искәртеп тора. Килгән кеше сайлау бара торган мәдәният йорты фойесына урнаштырылган музейны да тамаша кыла. Анда шушы җирлекнең үткән тарихы, биредә яшәүчеләрнең , аларның әби-бабаларының тормыш-көнкүреше, нәкъ менә авыл халкынаннан җыелган экспонатлар куелган. Караган кешегә бик кызык.
Комиссия әгъзалары Айгөл Шакирова белән Асия Галимуллина участокка килеп, тавыш бирә алмаганнарның өйләренә бардылар, андыйлар биредә 52 кеше. Сайлатуга килүләрен алар өйгә кунак килгән сыман зарыгып көтә. Комиссия рәисе Раушан Мәрданов та алар белән.

Авыл кешесенең бәрәңге казу чоры булса да, беркем дә сайлаудан читтә калмады. Әнә, Кариледән Мөдәрис ага Йосыпов йөгерә-йөгерә килде, "сайлауның мөһимлеген аңлап барам, алгы көннәрнең якты, имин, бәрәкәтле булуын теләгән һәр кеше бирегә нәкъ менә минем кебек ашкынып киләдер", ди. Гаилә белән, балаларын җитәкләп килүчеләр дә күп иде.

Мөнир Зәйнуллин, Равил Маскутов, Рания Әшрәпованың кабинада тавыш биреп чыкканннарын көтеп тордым: "Сайлауга теләп килдек, без яшисе, балалар үстерәсе ил, хезмәт итәсе җир - киләчәгебезгәбитараф түгелебез, бар да әйбәт булсын, тормышларыбыз яхшырганнан-яхшырсын, дип тавыш бирдек", диделәр чын күңелдән. Участок вәкиле сайлауның тыныч кына баруын белдерде, "Бездә халык акыллы, тәртипле, гауга куптарып йөрүчеләр бу җирлектә яшәүчеләр арасында юк", дип белдерде.
Көн кояшлы, ямьле. Табигать сайлауларга нинди аяз һава торышы бүләк итте. Киләчәгебез дә шулай матур булыр әле.

Норма сайлау участогына бүген гаиләлеләр күп килде. Әти-әниләренең илнең тәртипле гражданиннары икәнлеген күреп үсү балаларда ватанпәрвәрлекне уята гына.
Норма участок сайлау комиссиясе секретаре Лилия Шәйхетдинова өйгә барып сайлатучыларны йөртүче шофер Фәүгать Мөхәммәтҗановны эш тәртибе белән таныштыра.
Кариледән Мөрәрис абый Йосыпов сайлауга ашыга. Әбисен калдырып килгән, оныклар бездә әле. килен кайткач. әби дә килә. ди.
Комиссия рәисе Раушан Мәрданов, секретаре Лилия Шәйхетдинова. Равил Таҗетдинов та биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250