Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көйле гомер

Безгә язалар

Хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе коллективы! Сезне ихластан Яңа ел белән тәбрик итәм. Эшегездә иҗат уңышлары, гаиләгездә исәнлек-иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телим. Сау-сәламәт булыгыз! Районыбызның йөзек кашы булган яраткан газетабыз озын гомерле булсын!

... Ачык кое өстендә утырган сабыен күреп, ана яшен тизлегендә баласына ыргылды. «Ба-ла-а-ам» дигән үзәк өзгеч тавыш, авыз эченнән пышылдап кына чыкты. Мизгел эчендә кызчыгын эләктереп күкләргә кысты...

Әнием сөйләгәннәрдән истә калган бу вакыйга, бертуганым Мәдинә апаем турында. Кечкенәдән тырыш, уңган кыз мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан сәүдә уку йортына укырга керә. Апам озак еллар сәүдә челтәрендә хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Кырык сигез яшендә, чут төймәләрен кырыйга куеп, замана таләбе булган компьютерны тырышып үзләштерде.

Тынгысыз сәүдә хезмәте, иртүк Казанга ярминкәләргә барулар, авыл кибетләренә ревизия ясарга йөрүләр... Эшендә тырыш, гади һәм гадел, кешеләрнең уңай сыйфатларын гына күрә белгән апамны бүген дә хезмәттәшләре сагынып искә ала. Балтач бистәсе урамнарында очраган һәрберсе кайнар сәламнәрен тапшырып, хәл-әхвәл сораша.

Әниемнең уң кулы булган эшчән апам, кечкенәдән бәйләү, тегү, чигү кебек кул эшләрен зур осталык белән башкара. Әле дә төсле җепләрдән чәчәк гөлләмәләре бәйләп, якыннарына матурлык өләшә. Апамның, йөрәк җылысын салып чиккән нәни киемнәрне кидереп, мине бала тудыру йортыннан куанып каршы алганнар. Дүрт-биш яшьләр тирәсе булгандыр миңа:  «Мин дә тегәм» – дип, апамның кичке уенга кия торган, үзе теккән күлмәген, кайчы белән кискәләп чыкканмын... Яшь аермабыз да сизелерлек шул.

Татар хатын-кызы нинди була дип сорасалар, горурланып, минем апам кебек сабыр, тыйнак була алганнар, дип җавап кайтарыр идем. Күпләргә үрнәк гаилә учагын көйрәтеп-көйләп алып барган апам, тумыштан бирелгән моңлы көй иясе дә әле ул. Ялгыз чакларында яраткан көен көйли :

«Кулъяулыгым икәү иде

Берсе суларга акты,

Мәдинәм- гөлкәем,

Берсе суларга акты,

                           бәгыръкәем».

Пар канаты Зөфәр җизнәм белән гаилә корып яшәүләренә дә илле елдан артып киткән. Бу гаиләдә үзләренә генә хас булган әдәплелек үрнәкләре күп. Олыларны хөрмәт итү чын тәрбиянең кайтавазы булып тора. Рәхмәтле йорт – рәхәт йорт. Алма агачыннан ерак төшмәгән алмалары – балалары, оныклары-җимешләре белән, нәни оныкчыгы Әминәне сөеп, бәрәкәттә гомер кичерергә язсын.

 

Наилә Әүһәдиева.

Норма авылы.

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев