Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коллегаларыбыз күзләре күрмәүчеләр өчен аудиоформатта язмалар тәкъдим итә башлады (видео)

Бу атнада Россиядә «Ак таяк» көнен билгеләп үтәчәкләр.

15 октябрь - Халыкара «Ак таяк» - күзләре күрмәүчеләр көне. Бүгенге көндә дөньяда тома сукыр 39 миллион кеше яши.

“Шәһри Чаллы” редакциясе күрмәүчеләргә ярдәм йөзеннән газета битләрендә бастырылучы кызыклы материалларны аудиоформатта да тәкъдим итә башлады. Әлеге аудиоязмаларны журналистлар, укытучылар, театр артистлары укый.  Алар газетаның Вконтакте төркемендә урын алган.

Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзасы Рамил Гобәйдуллин бу хакта менә нәрсәләр ди: “Татар телендә аудиокитаплар күп булмаса да, бар, тик аларның күбесе әкият яки шигырь тибында. Безнең исә гадәти тормыштан алынган аянычлы язмышларны, булган хәлләрне, вакыйгаларны да тыңлыйсы килә. Без аларга “Шәһри Чаллы”ның социаль челтәрләрендә тап булдык. Бу эшегез дәвамлы булсын иде”, - ди 15 ел күзләре күрмәүче егет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев